Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2023, 11:43

“Балтач халкы турында якты, җылы хатирәләр саклыйм”

Рәшит Исламов :"Иптәшләр! Без кадрларны территориаль принцип буенча түгел, ә эш сыйфатлары буенча сайлыйбыз. Бу очракта коммунист Мәхмүтовка бирелгән уңай характеристика, рекомендация–юллама, бүлек начальнигы фикере ориентир булырга тиеш.  Мин капитан ИлшатМәхмүтовның начальник урынбасары вазифасына тәкъдим ителүен хуплыйм!”— дип тәмамлады сүзен...

“Балтач халкы турында якты, җылы хатирәләр саклыйм”
“Балтач халкы турында якты, җылы хатирәләр саклыйм”

 Мин Яңа Кизгәндә детдом директоры гаиләсендә1957 елның 9нчы октябрендә туганмын. Әтиебез Зыя Мәхмүтов һөнәре буенча мал врачы, әни укытучы бурып эшләгән. Әти Бөек Ватан сугышы ветераны, аңа сугыштан 1946нчы елда гына туган авылына кайтырга насыйп булган. Сугыш яралары, туктаусыз сызланулар әтине безнең арадан 42 яшендә алды. Әни карамагында без өчәү калдык. Гомер агышында иң авыр, үзәккә үткән еллар шулар булгандыр. Мин гаиләдә ышанычлы малай. Абый колхозда сварщик булып эшли башлады. “Уф алла” арбасын төпкә җигелеп тартырга туры килде. Көтүчелеккә кердем. Көтү көтеп тамак туйдырып үскән авыл баласы мин. Язмыш безне вакытыннан алда колактан тартып  үстерде. Әни безне укытырга тырышты, укып кеше булганыбызны күрәсе килде. Әй бичара, безне үстергәндә күргән михнәтләрен искә төшерсәм күңелем тула. Әниләрдән изгерәк җан ияләренең булуы мөмкинме соң!?
 Урта мәктәпне ару гына билгеләр белән тәмамладым. 1975нче елда мине армия сафларына алдылар. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Хәрби хезмәт адәм баласын тәртипкә, төгәллеккә  өйрәтә. Шул елларда миндә милиционер булу хыялы тугандыр.  1977елның 20нче декабрендә солдат киемнәре белән авылга кайтып төштем. Минем алда инде кая барырга дигән сорау тормады.  Алабуга шәһәренә юнәлдем. Армиядән соң 3,5 ел рядовой милиционер булып хезмәт иттем. Тырышлыгымны, булдыра  алуымны  күрделәр. Барысын да нульдән башларга туры килде. Ниндидер һөнәргә өйрәнер өчен бу эшне бик нык яратырга кирәк. Теләсә кемнең күңеленә, эчке дөньясына ачкыч табып була.
Алабугада милиция мәктәбен тәмамлагач, эчке эшләр органнарында капитан дәрәҗәсенә кадәр уңышлы гына хезмәт иттем. Хәлемнән килсә бөтен милиция органнарында эшләргә теләгәннәрне мин башта Алабугада укытып чыгарыр идем. Монда синнән тәртип саклау органнарында эшләргә яраклы белгеч хәзерлиләр. Яшермим, башта җиңел булмады. Гаделлеккә юллар һәрвакыт урау бит. Кеше хокукларын яклау, җәмгыятьтә законлылыкны саклау эшенә һәркем алынмый да. Әйе, башта җиңел булмады.  Активлык, оештыру эшләренә һәвәслек нәселдән килгәндер. Милиция органнарында мине үз кеше дип кабул иттеләр. Кече күңелле, ярдәмчел кешеләр. Эчке эшләр бүлегендә эшләргә мин күптән әзер идем инде. Минем тормыш юлымда яхшы кешеләр очрап кына торды. Шуларның берсе Гали Сабирҗан улы  Мөхәмәтҗанов булды. Эшемне, холкымны, психологик – эмоциональ хәләтемне күптән күзәтеп йөрегән икән.  Бу вакытта аны Балтач районы эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп тәгаенлиләр . Акыллы җитәкче , таләпчән милиционер булганын исәпкә алып аның уңышларын күреп-ишетеп куанып йөрибез. Моның яңа команда туплаган чагы. Беркөнне мине очрап үзенә урынбасар вазифасына кыстый бу. Минең белән гел акыллы киңәшләре, органнарда эшләү алымнары турында үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша, укуны дәвам итү мәҗбүри икәнен дә ул искә төшереп тора иде. Мин тәвәккәлләдем.  1990нчы  елның ноябре.  КПССның Балтач райкомы беренче секретаре Р. М. Харрасов  бүлмәсендә минем кандидатура турында фикер алышу бара. Гали Сабирҗан улы  җыелган халыкны биографиям белән танышыра. Арадан берәү: “Нәрсә, Балтач районында милиция начальнигының урынбасары булырдай кадрлар юкмыни?“— дип әйтеп куйды. Шуннан соң Рәшит Тәрәкый улы Исламов торып басты. "Иптәшләр! Без кадрларны территориаль принцип буенча түгел, ә эш сыйфатлары буенча сайлыйбыз. Бу очракта коммунист Мәхмүтовка бирелгән уңай характеристика, министр Әнәс Габбас улы Хәсәнов тарафыннан бирелгән рекомендация–юллама, бүлек начальнигының фикере төп ориентир булырга тиеш. Илшат Зыя улы безгә бер дә ят кандидатура түгел. Ул районга терәлеп торучы Яңа Кизгән авылы егете. Заманында әнисе Көнтүгеш авылында укытучы, әтисе шушы төбәктә мал врачы булып эшләгән. Районны яхшы белә. Мәхмүтов безнең районга коллективны яңа кадрлар исәбенә эшне яхшы алып бару максаты белән җибәрелә. Партиянең кадрларны сайлап алу, тәрбияләү һәм урнаштыру сәясәтенең ачык чагылышы бу. Мин капитан Мәхмүтовның начальник урынбасары вазифасына тәкъдим ителүен хуплыйм!”— дип тәмамлады сүзен район советы башкарма комитеты рәисе  Р. Исламов. Тынлык урнашты. Барысы да “беренче”нең уйлары яңгыраганын көтеп утыра. Р. Харрасов урыныннан торып кулымны кысты да: “Мин Сезгә яңа вазифада уңышлар телим!" – диде.

Без Рәшит Исламов белән район советы бинасына, аның кабинетына юнәлдек.  Анда тыныч кына тонда алда торган бурычлар турында эшлекле сөйләшү булды. Әңгәмәбез бик мөһим мәсьәләләргә кагылды. Алдымда эш өчен янып-көеп яшәгән энциклопедик белемле җитәкче утырганын аңладым. 90нчы еллар ил тарихында криминалның котырган чагы. Тимер юл, вокзаллардан читтә урнашкан район булса да заман җилләре барыбер үтеп керә. Алыпсатарлар, ришвәтчеләр, караклар белән республика тулды. Җинаятьнең чикләре дә, ызаннары да юк. Балтач районында рэкет борын төрткәнен сизгәч, көрәшнең кызу булачагын аңладым. “Минем кабинетның ишекләре сезгә һәрвакыт ачык. Проблемаларың булса, турыга шушы бүлмәгә кил. Назланырга вакыт юк. Без халыкның ышанычлы кешеләре!”— дип озатып калды рәис.
  Мин авыр заманда килдем яңа эшкә. Бик тырыш, пунктуаль коллективка килгәнмен. Шунысы гына мине оптимистик  рухта җиң сызганып эшкә керешергә көч бирде. Беренче елларда Борайны сагынып сызланган вакытлар еш булды. Балаларның да  ияләшә алмый шыңшыган вакытлары булгандыр. Вакыт үзенекен итә бит. Коллегалар, дуслар, күршеләр безне ихлас кабул иттеләр. Эмиль белән Эльмира Иске Балтач мәктәбендә укыдылар. Укытучылары аларны мактап туялмыйлар иде. Иптәшем Миләүшә Фәдис кызы салым инспекциясендә эшләде. Шулай без балтачлылар булып киттек.
              Август ае. Кызу урып-җыю кампаниясе. Ашыгып кына өйгә, төшке ашка кайтып барам. Яныма җиңел машина килеп туктаганын тормоз тавышыннан сиздем. Рульдә Xакимият башлыгы үзе икән. Тиз генә машинага утырырга ишарә ясады. Авылга барачагыбызны аңлагач үземнең әле ач икәнемне әйттем. “Апамнарда ашарбыз”,— дип кыска гына җаваплады хуҗа. Юл әллә ни тигез булмаса да, авылга тиз  барып җиттек. Урамда “бәхет” эзләп йөрегән өч җилкуарны эләктереп алдык та  турыга ындыр табагына килеп җиттек. Анда Нефтекама шәһәреннән ярдәмгә килгән ике вертлюга тора. Егетләргә бу машиналарга тиз генә ашлык төяргә кушылды. Бер сәгать вакыт  үтмәгәндер, машиналар юлга чыкты. Көн болытлап торгангадыр, брезент капланган ашлык төягән колонна Яңавыл элеваторына юнәлде. Инде ашыйсы да килми. Начальник урынбасары үзе законны бозды. Ирекле гражданнарның хокуклары чикләнде. Хакимият башлыгына шушы уйларымны җиткердем. “Ындыр табагы мөдиренә аларга хезмәт көне язарга куштым. 20 тонна мөлдерәмә ашлык яңгыр астында калсынмыни? Андый закон бозу очрагын халык дөрес аңлый”,— диде Р. Исламов. Тәвәккәл егет икән. Шул турыда үзенә әйттем. Кулын селтәп, көлә-көлә вәгъдә иткән чәйне эчәргә кереп киттек.
        1993нче елның җәе яңгырлы булды. Август  аеның  бер төнендә район үзәгендә ике машинаны урладылар. Мондый җинаять район тарихында беренче тапкыр булгандыр. Берничә тәүлектән соң милиция хезмәткәренең гаражыннан "Жигули" машинасы югалды. Бу органнарның өстеннән ачыктан-ачык көлү итеп бәһалады халык. Хакимият  башлыгы  үзенең бүлмәсенә дәшеп алды да, конкрет бурыч куйды: “ Җинаятьчеләрне табу сезнең һөнәри осталыгыгызга беренче имтихан. Табасыз! “— диде Xакимият башлыгы. Катгый сөйләшү бик кыска булды. Ышанычлы егетләр  җинаять эшләрен тикшерү бүлеге  өлкән оперуполномоченные Дамир Нәбиев, Әлтәф Галиев, Равил Аскаров, Илшат Гыйльмияров (урыны оҗмахта булсын), Тәтешле районыннан ике сотрудник бергә бу табышмакны чишү юлына төштек. Версияләр күп иде.  Пермь өлкәсеннән башладык эшне. Бер ай тирәсе эзләнгәннән соң, каракларның эзенә бастык. Бик зур, күп тармаклы оешкан җинаятьчел кораллы зур банданың эзенә төштек. Яшь кенә егетләр  берничә регионнан  машиналар урлап , Чечня, Казахстан  якларына озатып торганнар. Xезмәткәрләр атналар буе  Куяды, Чернушка төбәкләрендә эзләделәр һәм аларның эзләү версиясе дөрес булды. Кайчак тормыштагы кечкенә вакыйга да кешеләрне башкача бәяләргә өйрәтә. Пермь өлкәсе, Свердловск, Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Башкортстанда урлашу белән шөгыльләнгән коралы зур бандага юлыктык. Эзләү, тикшерү эшләрен җыйган документлар 12 том булды, Балтач изоляторына 21 кешене алып кайтып, ябып торырга туры килде. Җинаятьчеләр барлыгы 37 машина урлаганнар. Бу тикшерү эшләренең резонансы Русия эчке эшләр министрлыгына барып җитте. Республика эчке эшләр министры безнең хезмәткә югары бәя бирде. Бу җинаятьне ачуда халык үзе ярдәм итте. Шунда җәмгыятебездә акыллы, органнарда эшләүчеләргә хөрмәт белән караучылар, безнең авыр һәм өзлексез хезмәтебезне йөрәкләре аша үткәрүчеләр күп икәнен аңладык. Бу факт коллективка көч һәм ышаныч өсти иде. Рәшит Тәрәкый улы эчке эшләр бүлегенә  игътибарын киметмәде. Ул профилактик эшне тиешле биеклектә бәһалый белде. Министрлыкның Күчмә Кызыл байрагы бездән күчеп тә тормады дисәк тә була. Шулай  да аны тантаналы шартларда тапшырырга үзе керә, составка рәхмәт сүзләрен җиткерә. Аның ачык кына әйтелгән киңәшләре һәрбер кешегә яшәү һәм эшләү принциплары буенча кулланма итеп алырлык. Бүлектә эшен яраткан, халыкка риясыз хезмәт күрсәткән кадрлар күп иде. Дамир Нәбиев, Фәдис Исламов, Равил Аскаров, Фидарис Шарифҗанов,Фларис Галиханов, Вадим Галләмов, Марс Зарипов, Ирек Гыйзәтов, Данис Шакиров, Фәнгать һәм Рамил Хаҗимуллиннар шул елларда үрнәкле эшләделәр. 1997нче елга кадәр шушы коллективта көч салдым. Подполковник званиесе бирделәр. Министр Рафаэль Узбекович Диваев приказы нигезендә Агыйдел шәһәренең криминаль милиция начальнигы вазифасына күчерделәр.  Балтачны ташлап китү күңелгә бик авыр булды. Күпләре белән дуслашып беткән идек. Күп авылларда булырга туры килде, күбесенең капкалары кайсы якка ачылганын да хәтерлим. Соңыннан аңладым. Без халыкны, халык безне үз иткән гомер Балтачта  үткән. Балаларның укытучылары якын кешеләребез булды. Монда безнең иң куәтле, күңелле яшьлек елларыбыз үткән. 20 елдан артык гомер үтсә дә, шул чаклар, Балтачның тырыш, хезмәт сөюче халкы хәтеребездә саклана. Балтачта белем нигезләре алган балаларыбыз әтиләре юлын сайладылар. Эмиль – полиция полковнигы. Эльмира Тәтешледә  канцелярия начальнигы, полиция өлкән лейтенанты. Аларның үз гаиләләре бар. Җәмил Мәскәүдә  халыкара мөнәсәбәтләр институтын( МГИМО) тәмамлады, инглиз телендә диплом яклады. Энҗе урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап Мәскәүдә тикшерү комитетының Академиясенә укырга керде, I нче курс талибәсе...

 Язгы ташкын котырганда Рәшит Тәрәкый улы личный составны аягүрә тота иде. Илекәй, Танып, Мишәр күперләрен саклап калыр өчен көчле техника, краннар, зур тракторларны китертә. Үзе озын итекләр киеп командир ролендә безнең арада. Халкыбызның яраткан җитәкчесе хәтеребездә шул обликта калды...

Ханис Хаҗимов

Автор:
Читайте нас: