Барлык яңалыклар
10
Дин
1 апрель , 16:29

Ураза бәйрәмендә

Билгеле булуынча, Ураза гаете өч көн дәвам итә. Иң олуг бәйрәмнәрнең берсен авылларда да киң билгеләделәр.

Ураза бәйрәмендә
Ураза бәйрәмендә

Көнтүгеш  авылы мәчетендә  Ураза бәйрәменә багышланган гает-намаз булды. Бу бәйрәм изге Рамазан аеның һәм уразаның тәмамлануын билгели. Рамазан ае-Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче Коръән вәхиләрен алган ай. Ураза бәйрәме һәр мәчеттә күмәк намаз укудан башланды. Шулай ук бу көнне мохтаҗларга ярдәм итеп һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итеп, сәдака бирү гадәте бар. Шәфкатьлелек һәм якыннарыбыз турында кайгырту мөселман халәтенең  мөһим өлеше булып тора, бигрәк тә дини бәйрәм көннәрендә. Иртә таңнан дин тотучылар мәчеткә күмәк  намазга җыелдылар. Мәчеттә намазны хәзрәт Харис Якупов үткәрде. Аннары мәчеттә мөселманнар мөнәҗәтләрәйттеләр. Мөнәҗәтләрне «Аманат " фольклор коллективы әгъзалары башкарды. Дин тотучылар өчен табын әзерләнде. Бу көн барлык мөселманнар өчен дә зур әһәмияткә ия, ул төгәл ураза таләпләрен үтәп, догалар аша рухи чистарынуны һәм иманны ныгытуны символлаштыра.

 

Автор:
Читайте нас: