Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль , 09:16

Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши

Алар Бөек Җиңүнең 80 еллыгы чикләрендә үткәрелгән халык иҗатының “Җиңү Салюты” район фестивале чикләрендә “Хәтеребездән мәңге җуелмас” дигән концерт программасы тәкъдим итте.

Программабызны әзерләүдә биләмәгә караган Нөркә, Имән, Усман авылларында яшәгән төрле буын үзешчәннәрен җәлеп итәргә тырыштык.

Гадәти матур җәйге көн була ул канлы 1941 нең 22 июне. Яшь – җилкенчәк күңел ача, алдагы тормышында матур, якты хыяллар белән яшәргә омтыла. Тик... шушы сихри гүзәллекне кара сөрем каплый, вәгъдәләшкән ярларның кавышу сәгатен өзеп сугыш башлана... Бу күренешне без авыл үзешчәннәре катнашлыгында сәхнәләштереп күрсәттек.

Бөек Җиңүгә 80 елга якын гомер узса да, күңел яралары сыкрый әле.  

Сәхнәдә яңгыраган Левитан тавышы, «Священная война» җыры халыкны күмәк көрәшкә күтәрә.

Ансамбль башкаруында “Солдатлар” җыры халыкны шул дәһшәтле елларга алып кайтты.

 “Озату күренеше”ндә  Флюр Абраров башкарган «Герман көе»  җырын тыңлаганда керфекләр дымланды.

 Менә шулай башлана тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы. Бу 1941 елның 22 июнь таңы була. 1418 көнгә сузылган дәhшәтле сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарча ватандашыбызның яу кырларыннан әйләнеп кайтмаячагын да беркем дә белми.

 Сугыш… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Коточкыч  сугышка безнең авыл биләмәсеннән 511 якташыбыз киткән һәм аларнын бары тик 225енә генә туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган. Күпме авылдашыбыз чит-ят җирләрдә ятып кала. Алар еракта, дөньяның төрле илләре туфрагында мәңгелек йокыга талалар.

Хезмәт ветераны Миңнинур Шайбәкова башкаруныдагы «Мөнәҗәт»,

Азат Солтановның «Озату» җыры, балалар ансамбле башкарган «Бабай югалган » җыры, «Солдаткалар» биюе тамашачының күңелен кузгатырлык номерлар булды.

Һәр авыл тарихында кара хәрефләр белән уелган ул 1941-1945нче еллар. Шул еллар истәлеге итеп тыныч тормыш хакына көрәшкән авылдашлар исемен мәңгеләштереп авыллар уртасында һәйкәлләр калыккан. Бездә дә бар андый истәлекле һәйкәлләр. Ана белән сугыштан кайтмый калган улы “сөйләшкән” өлеш залда утырган тамашачының иң тирән күңел кылларын кузгатты.                                                                        

Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күргән бу һәйкәлләр.

 Күпме ятим аналар һәйкәл янына килеп бу таш сынны «балам» дип сыйпаганнар. Күпме тол хатыннар һәйкәл янына килеп назлы сүзләрен пышылдаганнар!?.

Ир-егетләр вокаль ансамбле башкарган «Кичер мине, әнкәй, гафу ит» җыры кайтмый калган авылдашлар истәлегенә багышланды. Ә нәфис сүз остасы Флидә Гыйндуллинаның Р. Сафин иҗатыннан «Тол хатыннар биюе» шигыре тол хатыннарның тугрылыгы, тылдагы авыр хезмәтне үз иңнәрендә күтәргән әби-апаларның батырлыгына мәдхия булып яңгырады. Концерт программасында каралган номерларда авылдашыбыз, Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин үзе дә катнашты.

Сәхнәгә үзенең кабатланмас моңнары белән Рәхилә Шәйхетдинова чыкты.  Ул башкарган «Язмыш» җыры да халыкны тирән уйларга күмде.

«Беләзек» биюе, Ләлә Шайбәкованың «Аяз булсын күкләр» җыры программаны тулыландырды.

Сугыш авылдагы һәр йортны тетрәтә. Барлык ир – егетләр сугышка китәләр, авылда картлар, хатын – кызлар, балалар кала. Ә тормышны алып барырга кирәк – игенен дә игәргә, балаларны да ач – ялангач итмәскә, сугыш кырына икмәген, коралын да озатырга, бик зур салымын да түләргә кирәк була. Шуңа да сугыш елларында  яше - карты уракчы да, сабанчы да, тракторчы һәм җитәкче дә булалар.

  «Гөлбәзир» фольклор ансамбле башкарган «Уракта» күренешендә авыл тормышында авыр йөкне үз иңнәрендә күтәргән хатын-кызлар кичереше тулысынча чагылдырылды.

Хәмит Низамов башкарган «Әни» җыры сүнмәс рухлы, көтә һәм түзә белгән, сабыр йөрәкле аналарга багышланды.

«Дети войны» биюе сугыш чоры балалары кичерешләрен гәүдәләндерде.

Бүген без сугышның бөтен авырлыгын, аның газап-михнәтен кичергән ветераннар, иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән тыл-хезмәт батырлары сугыш чоры балалары,  һәркайсы алдында баш иябез, мең-мең рәхмәт сезгә! Ватаныбыз азатлыгы, безнең бүгенге тыныч көнебез өчен яу кырында ятып калган авылдашларыбызны программа барышында тынлык белән искә алдык.

Әгъзам Кашапов башкарган «Сагынам, дуслар» җыры, Флидә Хәйруллинаның Әнгам Атнабаев иҗатыннан «Бер алманы бишкә бүлгәннәр» шигыре халкыбызның ил өстенә төшкән бәлаләрне нинди генә шартларда да күтәрә һәм җиңеп чыга алуына дан булып яңгырады.

Көтелгән Җиңү язы килә! Халык бәйрәм итә.

Данис Низамов  «Киек казлар»  җыры белән программаны дәвам итте.

Аның чыгышын башкорт  кызлары биюе алыштырды.

Тик... Илебездә тынычлык, матур тормыш барса да, Әфганстан, Чечня, Украина территориясендә калкып чыккан канлы бәрелешләр ир-егетләребез иңенә яңдан –яңа  сынаулар китерде.  Әфганстанда, Чечняда безнең авыл биләмәсе авылларыннан да ир-егетләр хәрби бурычларын намус белән үтәп кайттылар. Аларның батырлыклары алдында баш иябез.

 Әлеге көндә Имән авылыннан ике егетебез махсус хәрби операциядә катнашалар.

 Кызганычка каршы, бер егетебез туган җирләренә исән – сау кайта алмады...

Йөрәкләрне әрнетеп, бәгырьләрне телеп, сөеп, яратып үстергән, таяныч булыр дип көткән улларыбызны югалтабыз.
  Авыр бик авыр кайгы бу. Кайта алмаган якташларыбызның якты истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәр. Балаларның «Встанем» биюе патриотик рухта башкарылды. Флүзә Әхәтова башкарган «Балакаем», ансамбль башкаруында яңгыраган «Ничәү ките, шулай кайтыгыз», Ринаф Шайбаковның «Әнием, елама» җырын тыңлаганда күңелләр тулды.  

Концерт программасы хор башкаруында «Җиңү таңы» җыры белән тәмамланды.

Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин Нөркә авылыннан Әфганстан җирендә хәрби бурычын үтәп кайткан авылдашыбыз, инде мәрхүм  Назиф Низамутдиновның тол хатыны Ринага “Афганистан. Наша память и боль” дигән Балтач районының яугир-интернационалистларына багышланган китапны бүләк итте. Аннары фестиваль эстафетасын Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Рәхимҗановка тапшырды.

—Истәлек исәннәргә кирәк. Ата-бабаларыбызның үткәннәре, тыныч тормыш хакына башларын салган батырларыбыз турында онытырга хакыбыз юк. Бүгенге программаны әзерләүдә, киң халыкка җиткерүдә төрле буын вәкилләренең бердәм катнашканы өчен олы рәхмәт белдерәм. Безнең бәхетле тормыш хакына көрәшкә күтәрелгән, бүген дә алгы сызыкта булган якташларыбызның үткәннәре хәтеребездәг җуелмас. Эстафета альбомын без үз төбәгебездә башкарылган изге һәм кирәкле эшләрдән мизгелләр белән тулыландырдык. Сезгә дә уңышлар телибез! — дип эстафетаны Илгиз Равил улына тапшырды.

Илгиз Рәхимҗанов эстафетаны кабул итеп алды һәм Нөркә авыл биләмәсе үзешәннәренә эчтәлекле, фәһемле чара оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Иске Балтач авыл биләмәсе үзешчәннәренең концерт программасында да халыкны көтеп калуларын әйтте.

Гөлназ Шайбакова, Нөркә авыл мәдәният йортының мәдәни чараларны оештыручысы

Газим Талипов фотолары

Автор:
Читайте нас: