Әмирә Шакирова, Алина Сафина, Айрина Махиянова икенче турда сәләтләрен күрсәтеп, бөтенрусия конкурсы дипломатлары булдылар. Ә финалда ике укучы үз сүзен әйтте.
Балалар сәнгать мәктәбендә Рая Мәснәви кызы җитәкчелегендә ике ел халык җырлары үзенчәлеген өйрәнгән укучылары "Яшь талантлар" бөтенрусия АРТ-проект конкурсында Индира Гайниәхмәтова һәм Софья Файзрахманова мәртәбәле уңышка ирештеләр. Ике кыз да конкурста үз яшьләре категориясендә "Халык җырларын башкару" номинациясендә I дәрәҗә лауреаты булып танылдылар.
Концертмейстер Илшат Нуркаев озатуында җырларны башкарады алар. Индира Гайниәхмәтова "Сыңрау торна" һәм "Шәл бәйләдем" башкорт халык җырларын оста башкарды. Софья Файзрахманова удмурт халык җыры "Горелки" һәм халык такмакларын югары осталык белән жюри игътибарына тәкъдим итте.
Әйткәндәй, халык җырын башкаруның бар нечкәлекләрен аңлаган жюри әгъзалары Башкортстан Республикасының халык артисты, Русия Федерация атказанган артисты Тәнзилә Үзәнбаева, Башкортстан Республикасының халык артисты, Русия Федерация халык артисты Флүрә Килдиярова, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Рима Садыйкова һәм башкалар балтачлыларның осталыгын ассызыклап билгеләде. Зур сәхнәдә үз көчләрен сынарга әйдәп конкурсны Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы, министрлыкның мәгариф буенча республика уку-методик үзәге, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, Уфа сәнгать училищесы оештырдылар.
"Җыр сәнгатен үз иткән укучыларыма зур өметләр баглыйм. Алар музыканы аңлаулары, хезмәт сөючән булулары, өстәмә дәресләргә йөрүләрен сызык өстенә аласым килә. Конкурсларга, олы сәхнәгә чыгарга җөрьәт итүне кечкенә батырлыкка тиңләп була. Җыр сәнгатен яраткан ата-аналарның роле да бу җиңүләрдә бар. Укучылар камилләшү баскычларын шулай үтә",—диде тәҗрибәле вокал педагогы Рая Мәснәви кызы.
Җырга гашыйк укучылар янә мәртәбәле урыннар алырына иманым камил. Уңышлар илһамланып эшләргә, камилләшергә этәргеч бирсен. Матурлык булдыру изге гамәлдәй бит ул. Дөньяга яктылык өсти.