Барлык яңалыклар
10

Язгы чакыру башланды

Язгы чакыру кампаниясе 1нче апрельдән башланды. Егетләр изге бурычларын үтәр алдыннан чакыру комиссиясен үтә.

Язгы чакыру башланды
Язгы чакыру башланды

Балтач районының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе дә үз эшен башлап җибәрде.  Чакыру турында иң мөһиме:  чакыру кампаниясе СВО үтүе белән бәйле түгел.  Хәрби хезмәткә чакырылучылар яңа төбәкләргә хезмәткә яки СВОга катнашу өчен җибәрелмәячәк. Хәрби хезмәткә билгеләнгән вакытта чакырылыш буенча барганнар бу вакыт үтү белән  яшәү урыннарына җибәреләчәк. Язгы чакыруда егетләренең күбесе башта өйрәнү хәрби частьләренә, аннары гаскәрләргә җибәреләчәк. Заказлы хатлар яки шәхсән тапшырыла торган кәгазь повесткалар юридик яктан әһәмиятле булып кала бирә.  Язгы чакыру барышында электрон повесткалар "Дәүләт хезмәтләре"белән шәхси кабинетка җибәреләчәк.



Автор:
Читайте нас: