Барлык яңалыклар
10
Мәдәният
1 апрель , 10:23

Җиңү белән сау-сәламәт кайтсак иде әйләнеп

Үткән атнада район мәгариф бүлеге, Иске Балтач башлангыч сыйныфлар мәктәбе, “Кояшкай”, “Буратино”, “Дюймовочка”, “Белоснежка”, “Миләшкәй” балалар бакчалары, балалар иҗаты үзәге, балалар, үсмерләр спорт мәктәбе, район үзәгенең 1нче һәм 2нче урта мәктәпләре коллективлары чыгыш ясады. Г. Талипов фотоларынсайтта карагыз.

Җиңү белән сау-сәламәт кайтсак иде әйләнеп
Җиңү белән сау-сәламәт кайтсак иде әйләнеп

Чара алдыннан тамашачылар хезмәткәрләр көче белән әзерләнгән күргәзмә янында тукталды. Экспонатлар бай, алар һәркемне бүгенге сәяси хәлләргә һәм 80 ел элек үткәннәргә алып кайту мөмкинлеге бирде. Балалар иҗаты үзәге белгече Илүзә Ахтариева укытучылар һәм укучылар көче белән  махсус хәрби операциядәге якташларга булышу йөзеннән гуманитар ярдәмгә әзерләнгән әйберләр белән таныштырды. Окоп шәмнәре, коры душ, балалар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр, сәлам хатлары, үлән чәйләре. Игелек талисманын якташлар көн дә тагып йөри алалар. Махсус кесәсенә догалык салу мөмкинлеге бар. Һәр авылда ветераннар исемлеге белән булдырылган махсус альбомнар игътибарга лаек.

“Кояшкай”балалар бакчасы мөдире Ирина Шәрипова сәхнәләштерелгән өзек күрсәтте.Ул дәвер йортында борынгы хуҗалык әйберләре, заман авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән хатыннарның якты өметләре, медальләрне күреп була иде.

Иске Балтач башлангыч сыйныфлар мәктәбе укучысы Илгина Хасбетдинова ватанпәрвәрлек рухында шигырь укып ишеттерде. “Хәтер йолдызы” акциясендә катнашуы экспонатлардан күренде. Тынычлык күгәрчене, балалар язган хатлар –бүгенге көндә үтә актуаль.

Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Светлана Сафиуллина районыбызның хөрмәтле ветераны Әхнәф Мазһаровның үткәннәренә, иҗатына  тукталды. Бу мәктәп филиалы Асавка гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Дарья Шаисламова Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның хәрби юлын  фәнни-тикшеренү эшен эшләгән. Бөек Ватан сугышы ветеранының дәүләт наградалары аерым урын алып тора...

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Фәридә Шәртдинова Бөек Ватан сугышы кайтавазыдай пулы тишеп үткән солдат каскалары, көрәк, фуфайкалары кебек музей экспонатларын күрсәтте. Мәктәп делегациясе Волгоградка барып кайткан. Каты сугыш барган төбәк экспонатлары ул вакытка илтә.  Бу көннәрдә мәктәптә ачылган  Рөстәм Шәйхаттаровның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән булдырылган “Герой партасы” күргәзмәне хәзерге вакытка кайтарды. Шәйморатов сыйныфлары җитәкчесе Илназ Әхмәтов махсус хәрби операциясе зонасыннан кайтарылган туп ярчыгы, пуля һәм башка экспонатлар, тикшерү, иҗади эшләр белән таныштырды.  Хәрби киемдәге кызлар барабанга пуляларны җитез итеп тутырып, вакытка автоматны сүтеп кордылар. Хәзерге вакытта тыныч тормыш кадерен һәркем белә. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган ата-бабаларыбыз фидакарьлеген беркем онытмый. Моны Айваз, Илдар, Илшат, Ридаль,Гүзәл, Илүзә театральләштерелгән өзекләр беләнконцертны алып бардылар. Район мәгариф бүлеге ир-егетләр вокаль ансамбленең “Герман көе”, бу коллективның хатын-кызлар ансамбленең “Солдатта булган,диләр”, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең фольклор ансамбленең “Баламишкин такмаклары”, шул ук мәктәпнең хатын-кызлар ансамбленең “Тизрәк әйләнеп кайтыгыз”, балалар иҗаты үзәгеансамбленең“Ромашка-Василёк”, район үзәгенең 2нче урта мәктәбе ансамбленең “Едут казаки”, мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең хатын-кызлар ансамбленең “Җиңү көне” җырларына тамашачылар дәррәү алкышларга  күмде. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 11 кешедән торган ансамбленең ”Русия Геройлары”җыры хәтердә калырлык булды. Аерым җырлар башкаручылар Римма Шакирова, Ридаль Гәскаров,Чулпан Сабирова, Айгөл Габдрахманованы тамашачылар яратып өлгерде инде. Ялгыз башкаручы Илмира Хиҗәпова, Ирина Шәйхлисламова һәм дуэт Рәзилә Әминева белән Айдар Хисмәтовның чыгышы концертка матур бизәк өстәде. Күмәк хореографик композицияләр Иске Балтач1нче һәм 2нче урта мәктәпләре, мәгариф бүлеге, “Белоснежка” балалар бакчасы, Иске Балтач башлангыч  мәктәбе, балалар бакчалары бию коллективлары чыгышы күңелләргә юлын тапты. Бөек Ватан сугышы чорында киң танылу алган көйләр, биюләр, киемнәр нәфис фильдай үткәннәргә әйдәде. Тамашачылар ихлас күңелдән алкышлады. Концертны мәртәбәле жюри бәһалады.

 Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова  авыл биләмәләреннән соң концерт эстафетасын район үзәге оешмалары дәвам итүенә тукталды һәм махсус чара альбомын район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтовага тапшырды.

Тулы мәкалә белән гәзиттә таныша аласыз.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: