Тәрәзә төбендә үсентеләргә яктылык җитмәсә, алар начар үсәчәк. Лампа кулланмыйча, тәрәзәдән төшкән яктылыкны ничек итеп күбрәк «сирпергә»? Сере бик гади генә. Моның өчен азык-төлек фольгасыннан файдаланырга мөмкин.
Фольганы берәр нинди тактага ябыштырып, экран ясап, тәрәзәнең буеннан-буена (бүлмә ягыннан) үсентеләргә һәм тәрәзәгә каратып урнаштырабыз.
Болай эшләгәндә, фольга урамнан төшкән яктылыкны ике тапкыр диярлек арттырачак.