Ике көн рәттән көрәш сәнгатенең иң көчле вәкилләре – Тай бокслары, җиңү өчен көрәштеләр. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән төрле яшь категорияләрендә 280нән артык спортчы катнашты. Яшь сугышчылар үзләренең рухларын, кыюлыкларын, үҗәтлекләрен һәм даими тренировкаларда тупланган чыныккан холыкларын күрсәттеләр. Тренерлар да тулы көченә тырыштылар, үз спортчыларын дәртләндеререп тордылар. Ярышлар йомгаклары буенча "Яшьлек" ФОК укучылары үзләренең авырлык һәм яшь категорияләрендә призлы урыннар алдылар: 1 урын - Хәсәнов Данияр; 2 урын - Фәтхуллин Нурлан. Егетләрне һәм Евгений Вениаминовичны котлыйбыз, аларга алга таба да спортта уңышлар юлдаш булсын.