Новости
Восстанавливаем поджелудочную железу домаКак создать положительную атмосферу в доме?50 яшендә беренче тапкыр әни булганТрех знаков Зодиака 30 марта 2025 года ждет глубокое переосмысление жизниУраза Гаете мөбәрәк булсын!Үсентеләр ныклыгы өчен файдалы киңәшләрЗаживляет гастрит, снижает сахар, холестерин, давление, от лишнего весаПочему гранат обязательно нужно есть с косточками?Овощ, который лечит сахарный диабет, псориаз, остеохондроз и не только!Трех знаков Зодиака 29 марта 2025 года ожидает сильное разочарованиеТренировка вакытында 13 яшьлек малай үлгәнСтаробалтачево. Что творится в закрытом полигоне ТБО? В Башкирии на вооружении спасателей надежная техника Парень из Артакулево совершил геройский поступок В Башкортостане принимаются меры по улучшению состояния окружающей средыБашкортстанга яз килде дип сөенмәгез әле...Путин: Россия хәрбиләре ЛХР территорияләрен 99 процентка азат итте Профилактическая беседа в детском саду: как обеспечить безопасность детейСумасшествие по-литовски…Янтимерләр СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәтә
Барлык яңалыклар
10
Новости
10 март , 08:38

Балтачта саулык саклау тармагына өметле яшь белгечләр килә

Яңа Ямурза авылы фельдшеры Алексей Айдимировның көндәлек хезмәтендә уникаль очраклар да бар. Яшь белгечкә үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге дә, халык та рәхмәтле.  

Балтачта саулык саклау тармагына өметле яшь белгечләр килә
Балтачта саулык саклау тармагына өметле яшь белгечләр килә

Башкортстан Респубикасы Башлыгы Радий Хәбиров бу тармактагы кадрлар сәясәте турында бик дөрес әйтте: "Әгәр Башгосмедуниверситетны 2021нче елда тәмамлаучыларның барысы да эшкә килсәләр, безнең хастаханәләрдә, поликлиникаларда, ФАПларда табибларга, фельдшерларга кытлык булмас иде..." 

Безнең районда бу уңайдан эш яхшы оештырылган. Урта һәм югары медицина белгечләре алдагы язмышларын район тормышы белән бәйли. Алар ил күләмендә каралган дәүләт ярдәмнәреннән файдалана. Узган елда гына Яңа Ямурза авылында “Земство фельдшеры” программасы чикләрендә эш башлаган Алексей Айдимиров шуларның берсе.

—Бала чактан кешеләргә ярдәм итәсем, киләчәгемне медицина белән бәйлисем килде. Урта мәктәптән соң Бөре шәһәрендәге медицина училищесына, фельдшерлар бүлегенә укырга кердем. Уку елларымда юлымны дөрес сайлавыма инандым. Дүрт ел дәвамында төпле белем алдым. Укуны тәмамлагач, Екатеринбург шәһәрендәге хастаханәнең яшыгыч ярдәм бригадасында эшләп биш ел тәҗрибә тупладым. Гадәттән тыш хәлләр дә булды, нарасыйларны якты дөньяга кабул итәргә дә туры килде. 2024нче елдан туган районыма күченеп кайттым, — дип үзенең хезмәт юлы белән таныштырды мине Алексей Александрович.

Бүген ул Түбән Янактай авылыннан көн саен үзенең машинасында алты километр юл үтеп Яңа Ямурза авылы халкына медицина ярдәме күрсәтә. Авылда 230 кеше яши. Эш фронты зур.

—Алексей Александрович “самородок” ул. Аңа аерым рәхмәт белдерергә кирәк. Көз көне пациентка дөрес диагноз куеп беренче ярдәмне күрсәтеп, үзенең машинасында үзәк район хастаханәсенә вакытында китереп җиткерде. Ашыгыч ярдәм машинасы шундук Уфа шәһәренә юлланды... — дип табигатьтән фельдшер булып туган белгеч турында сөйләде баш табиб урынбасары Раушания Хәбипова, район Хакимиятенең информацион-аналитик төркем әгъзалары Югары Янактай авыл биләмәсе активы белән очрашкан көндә.

Бу очрак турында сорашкач, Алексей Айдимиров түбәндәгеләрне сөйләде:

—Екатеринбургта эшләгәндә туплаган тәҗрибәм әлеге вакытта эшемдә бик ярдәм итә.  Чакыру буенча пациентка бардым. Күкрәктә авыртуга зарланды. Пульсын, кан басымын үлчәдем. Анамнезны җыеп үзәк район хастаханәсенә алып килдем. Чөнки мондый очракта минутлар кеше гомерен хәл итә. Анда безне ашыгыч ярдәм машинасы көтә иде. Без барып җитүгә пациентны Уфага алып кузгалдылар...

Авыл тормышында могҗизага тиң күренеш бу. Авыл халкы үз эшенең профессионалына зур рәхмәтләрен белдерә. Алар билгеләп үткәнчә, фельдшер кешенең гомерен саклап кына калмаган, кешелеклелек тә күрсәткән. Яңа Ямурза кебек ерак авылларда теләсә нинди ситуациядә ярдәмгә килергә әзер белгечләр аеруча кадерле. Кешенең гомерен саклап кына калмый чын профессионализм һәм кешелеклелек үрнәге дә күрсәткән бу фельдшерга киләчәктә дә эшендә уңышлар телибез һәм аның үрнәге башка белгечләрне дә мондый гамәлләргә рухландырыр дип өметләнәбез.

Фото шәхси архивтан

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: