Новости
Снижает давление, рассасывает тромбы, улучшает мозговое кровообращениеТри знака Зодиака 31 марта 2025 года окажутся на перекрестке судьбыҮзенең мунчасында янып үлгәнВосстанавливаем поджелудочную железу домаКак создать положительную атмосферу в доме?Попрощайтесь с задержкой жидкости, отёками и лишним весом всего за одну неделю50 яшендә беренче тапкыр әни булганТрех знаков Зодиака 30 марта 2025 года ждет глубокое переосмысление жизниУраза Гаете мөбәрәк булсын!Үсентеләр ныклыгы өчен файдалы киңәшләрЗаживляет гастрит, снижает сахар, холестерин, давление, от лишнего весаПочему гранат обязательно нужно есть с косточками?Овощ, который лечит сахарный диабет, псориаз, остеохондроз и не только!Трех знаков Зодиака 29 марта 2025 года ожидает сильное разочарованиеТренировка вакытында 13 яшьлек малай үлгәнСтаробалтачево. Что творится в закрытом полигоне ТБО? В Башкирии на вооружении спасателей надежная техника Парень из Артакулево совершил геройский поступок В Башкортостане принимаются меры по улучшению состояния окружающей средыБашкортстанга яз килде дип сөенмәгез әле...
Барлык яңалыклар
10
Новости
28 март , 08:51

Янтимерләр СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәтә

Авыл клубы каршындагы “Пеледыш” фольклор ансамбле үзешчәннәре алгы сызыктагы райондашларга гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар.  

Янтимерләр СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәтә
Янтимерләр СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәтә

“Пеледыш” ансамблен районда гына түгел, күрше Мишкә, Тәтешле, шулай ук Калтасы районнарында да беләләр. Алар төрле районара, зона, республика күләмендәге мәдәни бәйге, чараларда матур чыгышлары белән катнашып киләләр. Ансамбльнең җитәкчесе һәм аккомпониаторы Игнат Ильбарисов сөйли:

—Безнең репертуарда нигездә мари, рус халык җырлары, такмаклар, фольклор нигезендәге һәм патриотик биюләр, патриотик шигырьләр. Быелгы сезонда эчтәлекле программа белән районның Мишкә, Тозлыбин, Югары Янактай авылларында чыгыш ясадык. Аннан кергән акчаны СВОдагы райондашларга (авылдашларга) гуманитар ярдәм әзерләүгә тотындык...

 

Янтимерләр солдатларга перчаткалар, носкилар, оекбашлар, консервылар, медикаментлар, скотчлар, дымлы салфеткалар һәм башка күп кирәк-яраклар әзерләгәннәр.

Зур булмаган Янтимер авылыннан СВОда биш ир-егет катнаша. Арада кадровый офицер да бар. Контракт нигезендә алгы сызыкка юлланганнар арасында яраланганнары да юк түгел. Кыскасы, ярдәм урынлы.

Янтимер авылы үзешчәннәре хәйрия эшен алдагы айларда да дәвам итәргә җыена. Аларны уртак теләк берләштерә:

—Тизрәк бу конфликт яхшылык белән тәмамлансын! Балаларыбыз, туганнарыбыз, ватандашларыбыз исән-сау хәлдә сөенеч белән кайтсыннар!

Янтимерләр СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәт
Янтимерләр СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәт
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: