Бу ай безнең иманыбызның сынавы булып, Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсынып ураза тотып, төннәрен тәравих намазлары укып, мохтаҗларга хәер-сәдака биреп Раббыбыз Аллаһнын Рәхмәт ризалыгына ирешергә тырыштык, кабул кылса иде бездән! Бу ай безне ризыкның кадерен белергә, суның тәмен тоярга, мохтаҗларның хәленә керергә өйрәтте.
Шушы айда алган дәресләрне ел буе тотып, бер-беребезгә миһербан шәфкатьле булып, изге эшләрдә ярышып, бер-беребезгә булышып яшәргә тырышсак иде.
30 март иртәнге сәгать 08:00дә районыбызның барча мәчетләрендә Гает намазы уза. Рәхим итегез.
Үзәк диния назәрәте, Үзәк мәчет исеменнән барыгызны тәбрик итәм.
Имам хатыб Филюс Нэкыйп улы Камалтдинов