Ишембайда тренировка вакытында 13 яшьлек яшүсмер вафат булган. Бу хакта “УфаНовости” хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, уен вакытында малай егылган һәм аңын югалткан. Башта иптәшләре аны шулай шаярта дип уйлыйлар. Тик аннары, хәлнең җитдилеген аңлагач, урынга ашыгыч ярдәм чакырталар.
Килгән табиблар малайның үлемен раслыйлар. Аларның фаразлары буенча - “сердечная недостаточность”.
Әлеге факт буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан процессуаль тикшерү уздырыла, сәбәпләре ачыклана, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.