Барлык яңалыклар
Новости
21 ноябрь , 10:25

“Балам” диеп тибә йөрәге

МХО дагы балтачлы “Сын полка” ның анасы тормыш, язмыш сынаулары алдында бөгелеп төшми.

Матур юбилее елында язган мәкаләмдә мин аны алдынгы укытучы, нәтиҗәле эшләүче директор урынбасары сыйфатында сурәтләгән идем. Бүген өч бала анасы буларак аның кичерешләре, соңгы ике-өч елда үзләре иңенә төшкән зур сынауларны җиңәр көчне кайдан таба алуы турында сүз алып барырга булдым. Кызы Уфа дәүләт нефть - техник университетын кызыл дипломга тәмамлап, тормышка чыккан, әти-әнисен онык белән сөендерер мәле җитүен көнләп саныйлар, уртанчы баласы Ильдарис армия хезмәтеннән соң Когалымда каток машинисты булып эшләп, төпчек малае тырышып, ата-анасына кыенлык китерми генә мәктәптә укып йөри иде. Сиксән елга якын тыныч күк астында яшәгән илебез халкына зур хәвеф янады. Көнбатышта тамырларын ныгыткан фашизм калдыклары еллар дәвамында тамыр җәеп килеп үзен торган саен агрессив тота башлады. Илдә өлешләтә мобилизация игълан ителде. Балтач районының Иске Янбай авылында яшәгән Венария һәм Радис Хәлиуллиннарның улы Ильдариска да повестка килде. Вахта арасындагы ялына кайткан көннәре иде. Егет хәрби комиссаратка юлланды һәм яңа исем, "Сын полка" дигән позывной алып күп чордашлары белән Ватаныбыз сагына басты. Венария Гайнелҗан кызының тормышы шул көннән икегә бүленде: мобилизациягә кадәр һәм мобилизация башлангач...
Ана йөрәге тыныч түгел. Алгы сызыктагы улы хәбәрләреннән өзмәсә дә, тәүлекнең һәр сәгате ут эченә кергән баласы өчен янып яшәүгә әйләнгән. Йөрәк борчуларын, эч пошуларын, билгесезлек газабын яраткан эше, ихатадагы мал-туары, кош-корты янында кайнашып, балалары кебек назлап йорты тулы үстергән аллы-гөлле чәчәкләре белән тормышны ямьләп яшәүдән куаныч табарга өйрәнгән ханым ул. Илаһи зат яраткан бәндәсенә сынауларын кызганмый бирә диләр. Хәлиуллиннар күрәсең, шул төркемгә кергәндер. Шулай дими, нәрсә дисең?! 2023нче елның май аенда Венария Гайнелҗан кызының анасы, 68 генә яшендә вафат була. Шул ук елның июль аенда алар йортына якында югары вольтлы электр линиясе өзелеп төшеп зур мәйданда корыган үлән, күршеләренең карбаз будкасы янып китә...  Август ае. Ильдарис авылга кыска вакытлы ялга кайткан көннәр. Уналты яшендә тимерне эретеп ябыштыру серләрен осталардан өйрәнеп каркасын тимердән корып җиткереп төзелгән абзар башына терлекләрне кышлатуга җитәрлек печән запасы хәстәрләнгән. Тынычлап тын алырга да була. Тик тагын да бәхетсезлек сагалаган  аларны. Күрше йортта янгын чыгып бөтен авылны күтәрә. Агач йорт санаулы минутлар эчендә ялкын телләре чолганышында кала. Ә бит өй эчендә кеше бар?! Ильдарис, үзен - үзе аямый, баскыч, балта алып килеп янган өйнең тәрәзәсен вата, пыяла калдыкларын тазарта да, ут эченә ташлана. Кара төтенгә буыла-буыла кереп инвалид авылдаш абыйсын алып чыга. Ул чыгып кына өлгерә, шул мәлдә өйнең матчасы ишелеп төшә... Батыр йөрәкле егеткә тыныч тормышта да батырлык эшләргә урын бар. Ул, әлбәттә, бу адымын батырлык итеп күрсәтми. Минем урында башка кеше дә шулай эшләр иде, дип җаваплый. Кыю адым ил күләмендә лаеклы бәһалана. Ильдарис Хәлиуллинга "Һәлак булучыны коткарган өчен" медале тапшырыла. Аннан тыш, Русия Федерациясе Оборона министрлыгының “За боевые отличия” медале, М. Шәйморатов ордены белән дә бүләкләнгән каһарман райондашыбыз.
— Әллә яшь үзенекен итә, борчылып яшәүдән бирешә башлавыммы, белмим, быел саулыгым бер дә мактанырлык түгел әле. Җәй көне аягымны имгәттем. Анысыннан котыла алмадым, күземә травма алдым... Аллаһыдан "Балама бирәсе газап, әрнүләреңне үземә бир,"— дип сорый идем. Ишетте ахры Илаһи көч. Сораганымны бирүедер,— дип җанын тынычландыра Венария Гайнелҗан кызы.
Ана кеше өчен бала утыз яшендә дә, алтмыш яшендә дә бала булып кала. Үзенең тәнендә яралган сабые белән күзгә күренмәс бәйләнеш җепләре ана кешененең теләкләре аша сабыен саклый, яклыйдыр бәлки, кем белә?!
Венария Гайнелҗан кызы йөрәге борчулы булса да, янәшәсендәге кешеләргә гел ачык йөз белән елмаеп карый, тынычлык саклап яши, сабырлык үрнәге күрсәтә. Кешеләргә рәхмәте зур.
—Янгында үзебезнең өр-яңа абзар янып файдага ярамаслык хәлгә килде. Кыш алдыннан печән запасыбыз калмады. Менә шундый авырлыклар килгәндә авылдашыбыз Рәвис Шакиров үзенең шәхси тракторы белән килеп янгын калдыкларын читкә чыгаруда булышлык күрсәтте. Аңа авылдашыбыз Җәлил Әсләмов кушылды. Болар өчен бер тиен акча да алмадылар. Рәвис абый үзеннән бушлай йөз илле төргәк печән китереп бирде! Шәхси эшкуар Рөстәм Дильмиев та печән белән тәэмин итте. Шундый мәрхәмәтле кешеләргә вакытында рәхмәт сүзләре дә җиткерә алмадым. Район мәгариф бүлеге, бергә эшләгән хезмәттәшләрем —Уразай мәктәбе коллективы акча җыеп бик зур ярдәм күрсәттеләр. Барысына да ихлас рәхмәтләребез барып җитсен! Безнең өлешкә төшкән авырлыклар башкача бер кешегә дә килмәсен!—дип тели Венария һәм Радис Хәлиуллиннар. (Янгында зыян күргән абзарны, ялын ун көнгә озайтып, Ильдарис яңартып төзеп кабат хезмәтенә юллана).

Венария Гайнелҗан кызы белдерүенчә, район җитәкчелеге, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары — берсе дә ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Хәлләрен белешеп торалар. Рөстәм Дильмиев гаиләне печән, иген фуражы белән ел саен тәэмин итеп тора.

—Ул күргән саен улыбызның хәбәрен сораша, гел изге теләктә. Рәхмәтләребез чиксез, — ди яраткан эшеннән, игелекле кешеләр белән аралашудан көч табып яшәгән солдат анасы.

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: