Уразай урта мәктәбе мөгаллимәсе Винария Хәлиуллинаны бүген мәгариф маягына тиңлиләр.
Сабый чагыннан нинди һөнәр сайлаячагы турында алга зур максатлар куеп яшәгән кешеләр бар. Бүгенге героем нәкъ шундый кеше. Балтач районының Уразай урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Винария Гайнелҗан кызы Хәлиуллина ул.
—Үземне белә-белгәннән укытучы булып уйнарга яраттым. Курчакларымны тезеп утырпы “дәрес бирәм”. Үсә төшкәч, сеңелләрем Гөлсинә белән Светлана да “кушылды”. “Дәрес” аңлату шул тикле рәхәт, үземне җиңел хис итәм, күңелем ял итә иде, — дип шул еллардагы истәлекләрне хәтерендә яңартты Винария Гайнелҗан кызы.
Унберенчедә укыганда класс җитәкчесе итеп аларга яңа гына институт тәмамлап эшкә килгән Эльмира Шакированы билгелиләр. Тырыш, көчле класс белән эшләргә туры килә яшь белгечкә. Ә хәзер Вирания Хәлиуллина белән Эльмира Шакирова бер мәктәптә эшлиләр, бер кабинетта утыралар. Икесе дә директор урынбасары.
Урта мәктәпле гел “бишле” билгеләренә тәмамлап Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә Винария Халиуллина.
—Хәтерем әйбәт иде. Бик җиңел укыдым. Имтиханнарны алдан тапшырып кайта идем. Әти-әниемнең шикләнеп караган чаклары да булды. Шулай укып та буламени ул, балам? дип сорыйлар иде, — дип елмаеп искә ала белем үзләштергән чорын.
Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап белгеч булып өлгереп үзе укыган Иске Янбай урта мәктәбенә эшкә кайта. Факультативлар белән 36 сәгать дәрес бирәләр аңа. Астрономия, физика, математика фәннәреннән укыта. Төнге сәгать дүртләргә кадәр утырып планнар яза... Нәтиҗә өчен эшли. Директор урынбасары, директор булып эшләргә дә туры килә аңа.
Иске Янбай урта мәктәбе бетерелгәч, башлангыч мәктәп мөдире була. 2014нче елдан педагогик хезмәт эшчәнлеге Уразай урта мәктәбе белән бәйләнгән.
—Ышанычлы, абруйлы укытучы. Йөзеп эшли. Иңнәренә йөкләп алган бурычка намуслы карый, — ди мәктәп директоры Рөстәм Вәлиев.
Винария Гайнелҗан кызы укучыларын математика, физика фәннәрен укыту белән генә чикләнми, аларны тормышка җитди әзерләүгә дә олы игътибар бирә. Урта мәктәптән соң югары уку йортларында белем алган сутдентлар белән дә бәйләнештә тора.
—Узган елда математика фәненнән профильле Бердәм дәүләт имтиханны Таһир Әүхәдиев тапшырды. Уфа дәүләт авиация-техник университетына укырга керде. Уңышлы укып йөри, — ди укытучы.
Винария Гайнелҗан кызы өч бала анасы. Иңнәренә бик күп җәмәгать эшләре дә йөкләнгән аның. Тормыш иптәше Радис Хәлиуллин белән ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Кызлары Гөлшат урта мәктәпне тәмамлаганда Бердәм дәүләт имтиханнарын Тәтешле районында уңышлы (математикадан — 80, рус теленнән 98 балла җыя) тапшырып Уфа дәүләт нефть-техник университетына бюджет төркеменә укырга керә. Студент елларында укудан буш вакытларында Уфа шәһәрендәге укучыларны Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерли. Инде укуын уңышлы тәмамлап эшләп йөри.
Уллары ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтып эшләп йөргәндә махсус хәрби операциягә чакырылды. Бишенче ай ана кешенең йөрәге тыныч түгел. Һәр иртәдә баласыннан яхшы хәбәрләр көтә Винария Гайнелҗан кызы. Бар өметләре акланып, алда хәерле очрашулар насыйп итсен Аллаһы. Һәр чакырылган ир-егет исән-сау йөреп гаиләсенә, якыннарына әйләнеп кайтсын. Дөньялар тынычлансын!
Кече уллары 9нчы сыйныфта укый. Уку алдынгысы. Тырышлыгы белән аерылып тора.
Быел Винария Хәлиуллина 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын чыгара.
—Икесендә дә көчле укучылар. Андый үсмерләр белән эшләве күңелле, әлбәттә. Шул ук вакытта җаваплылык та зур. Алда торган заман имтиханнарын уңышлы тапшыруга бар көчне салабыз, — ди тәҗрибәле мөгаллимә.
Инде күпьеллык тырыш хезмәте район мәгариф бүлеге, район Хакимиятенең Мактау грамоталары, республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнгән Винария Гайнелҗан кызы бер коллективта хезмәт салган яшь белгечләр өчен чын дус һәм остаз. Инглиз теленнән белем бирүче Булат Галихановны эш серләренә теләп төшендерә, аттестация үтәр өчен кирәкле документлар туплауда булышлык күрсәтә.
Үз эшенең остасы, табигатьтән бирелгән укытучының фикере белән хезмәттәшләре дә, ата-аналар да исәпләшәләр. Укучылары аның дәресләренә җитди әзерләнәләр. Чөнки яраткан укытучының һәр дәресе бәйрәм кебек үтә, күп яңалык алып килә.
Фәрис Шәймөхәмәтов фотосы