Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 гыйнвар , 17:27

Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!

Бүген Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау тантанасы үтте.

Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!
Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!

10-11нче гыйнварда Уфаның К. Ә. Дәүләткилдиев исемендәге республика интернат-гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үтте.

Республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән җыелган укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, бирелгән темага диалог төзеделәр  һәм телдән сөйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. 

Шундый югары дәрәҗәдә үткән бәйгедә Регина Минисламова (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, җитәкчесе Р. Мансурова), Элиза Ханнанова (Югары Карыш урта мәктәбе, җитәкчесе Р. Кашфуллина) һәм Юлия Асрарова (Штәнде урта мәктәбе, җитәкчесе Л. Нуртдинова) татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар.

Исегезгә төшереп үтәбез, Штәнде урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Юлия Асрарова шулай ук кичә башкорт теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада призеры исеменә лаек булган иде. Җитәкчесе – Рәмзия Вәлинурова.

Ихлас күңелдән балтачлыларны һәм аларның укытучыларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм ары таба да тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

 

Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!
Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!
Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!
Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!
Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!
Балтачлылар – республика олимпиадасы призерлары!
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: