Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 гыйнвар , 15:17

Янә Төбәкара олимпиада призеры булды!

Райондашыбыз Юлия Асрарова быел да башкорт теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада призеры исеменә лаек булды.

Янә Төбәкара олимпиада призеры булды!
Янә Төбәкара олимпиада призеры булды!

9-10нчы гыйнварда Уфа шәһәренең Рәми Гарипов исемендәге республика гимназиясе базасында башкорт теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узды.

39нчы тапкыр үткәрелгән башкорт теле буенча төбәкара олимпиадада Башкортстаннан, Чиләбе, Ырымбур өлкәләреннән, шулай ук Татарстан Республикасыннан 316 укучы катнашты. Алар башкорт теле һәм әдәбияты буенча викторина, тест, текст буенча эш (лексик-грамматик биремнәр) эшләделәр.

Шундый югары дәрәҗәдә үткән олимпиададан балтачлылар да читтә калмады. Штәнде урта мәктәбенең 11нчы сыйныф укучысы Юлия Асрарова барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп, төбәкара олимпиада призеры булды. Үткән елны да Юлия әлеге олимпиаданың призеры булган иде.

Бүген аңа тантаналы шартларда Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Юлияне һәм аның остаз-укытучысы Рәмзия Вәлинурованы чын күңелдән котлыйбыз. Ирешкәннәрдә тукталмаска, һәрвакыт алга барырга, яңадан-яңа үрләр яуларга телибез.

Янә Төбәкара олимпиада призеры булды!
Янә Төбәкара олимпиада призеры булды!
Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: