Сыйныф җитәкчеләренең республика форумы кысаларында Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Мөхәмәдиева мәгариф системасында намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ирина Мөхәмәдиеваны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба тагын да югарырак уңышлар телибез.