Район мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм концерты үтте.
Аның кысаларында Башкортстан Республикасы Башлыгының агымдагы елның 8нче июлендәге Указы белән Иске Яхшый авылында яшәүче күп балалы ана Гөлфинә Гарифуллина “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Гөлфинә Ансар кызы һәм Марат Габделбаян улы Гарифуллиннар биш бала тәрбиялиләр: дүрт кыз һәм бер малай. Олы кызлары Римма Нефтекама шәһәрендә стоматология клиникасында эшли. Улллары Салават – Чайковскидагы медицина колледжы студенты, Лилия белән Гөлшат Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә белем алалар. Ә кече кызлары Алия – “Дюймовочка” балалар бакчасына йөри.
Гөлфинә Ансар кызы Балтач почта бүлекчәсендә хат ташучы, Марат Габделбаян улы “Донаэродорстрой” акционерлар җәмгыятендә водитель булып эшли.