Көндәшле авылында Мишәр тарихи-мәдәни үзәге баш белгече авыл мәдәният йорты мөдире белән бергәләп “Кышкы капка янында уен әйләне” дип аталган конкурс-уен программасы үткәрделәр.
Ике командага бүленеп, балалар бер-берсе белән кызыклы уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар. Аларнын уз командалары өчен җан атулары, шат авазлары бердәм һәм дус булуларын раслап торды. Иң кече балалар "Уенчыклар җый" конкурсларында үзләрен тизлектә сынадылар. “Капкач тирәсендә бию” уены иң җитез уенчыны ачыклады.
Шулай ук "Әбәк" (Ляпа), "Ак тирәк күк тирәк" кебек уеннарны да искә алып, рәхәтләнеп уйнадылар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Күркәм чара мавыктыргыч һәм күңелле итеп үтте. Ярышлар форматында булса да, залда күңелле һәм дустанә атмосфера иде. Барлык катнашучылар да күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.