Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2023, 15:03

Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте

Балалар иҗаты үзәге педагоглары, район мәдәният сарае мәйданында, балалар өчен "Күңелле стартлар" дигән спорт бәйрәме оештырдылар.  

Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте
Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте

Беренче бирем командаларны тәкъдим итү иде. Ары таба командаларга "Кем өлгер", "Туп белән пингвиннар", "Туп белән йөгерү", "Кем тизрәк" кебек конкурслар тәкъдим ителде, анда балалар үз сәләтләрен күрсәтә алдылар.

Мәйданда көлү, күңел ачу хөкем сөрде. ә балаларның шатлыктан бәхетле йөзләрен күрү – бәйрәмне оештыручылар өчен иң яхшы бүләк булды.

Спорт чарасы балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады.  Төрле ярышларда катнашып, алар үзләрен чын команда итеп тойдылар. 

Спорт бәйрәме ахырында барысы да оештыручылардан  татлы бүләкләр һәм яхшы кәеф, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте
Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте
Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте
Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте
Балтачта “Күңелле стартлар“ үтте
Автор:
Читайте нас: