Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2023, 19:05

Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды

Бүген, 3 гыйнвар көнне, бар авылны гөрләтеп Яңа ел гаилә уеннары үтте.

Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды
Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды

Бүген, 3 гыйнвар көнне, Матада бар авылны гөрләтеп Яңа ел гаилә уеннары үтте.

Бу ярышлар балаларның һәм ата-аналарның көчен һәм җитезлеген сынау гына түгел, ә һәр команданың бердәмлеге күрсәткече дә булды. Олыларның балалар белән беррәттән ярышларда катнашып, бар мәшәкатьләрен онытып балачакка кайтуларын  күрү – үзе бер куаныч.

Мондый чаралар ата-аналарны һәм балаларны якынайтып, бердәмләштереп  кенә калмый, ә яшь буынга чын гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларны да бирә, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә. Ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар барысына да зур шатлык китерде. Мондый күңелле чарадан , саф һавадан халыкның озак тараласы килми торды.

Кызыклы һәм чагу бәйрәмне оештыручы авыл клубы мөдире – Эльвера Солтановага авыл халкы чиксез рәхмәтле.

Бу көнне гаиләләр алган күтәренке кәеф һәм бик күп уңай тәэссоратлар алар белән озакка калыр, дип ышанасы килә.

Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды
Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды
Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды
Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды
Гаилә уеннары күңелле һәм онытылмаслык булды
Автор:
Читайте нас: