Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 гыйнвар 2023, 10:15

Йөкләмәләрне үтәмәгән өчен – штраф!

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча "Инфодор-Строй" җәмгыяте директоры Иске Балтач авылы Совет урамындагы аллеяны төзекләндерү буенча контрактта каралган йөкләмәләрне үтәмәгән өчен штрафка тарттырылган.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча иҗтимагый территорияләрне комплекслы төзекләндерү проекты кысаларында Иске Балтач авыл советы һәм “Инфодор-Строй” җәмгыяте арасында Совет урамындагы аллеяне төзекләндерү эшләрен башкару буенча контракт төзелгән булган.

“Яшьлек” аллеясын төзекләндерү буенча эшләр билгеләнгән вакытта тулы күләмдә үтәлмәгән. Законны бозган өчен "Инфодор-Строй” җәмгыяте директоры Административ хокук бозулар турында Русия Федерациясе кодексы 7.32 мәддәсенең 7нче өлеше буенча (контрактта каралган йөкләмәләрне үтәмәү) 30 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

Булат ВӘЛИЕВ,

район прокуроры.

Автор:
Читайте нас: