Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2023, 10:15

Урман агачларын кискән өчен җинаять эше кузгатылды

Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Балтач районы кешесенә карата агачларны законсыз рәвештә кисү өчен җинаять эше кузгатылган.

Балтач районы прокуратурасы урман законнарының үтәлешен тикшерде. Аның барышында чыршы агачларын законсыз кисү ачыкланды. Нәтиҗәдә урманга 26489 сум күләмендәге гомуми зыян китергән.  

Сораштыру барышында гаепләнүче агач кисүне мунча төзү өчен гамәлгә ашырганын аңлаткан. Тикшерү материаллары Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә җибәрелә. Һәм РФ Җинаять кодексы 260 мәддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла.

Җинаять эшен тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре район прокуратурасы контролендә тора.

Булат ВӘЛИЕВ,

район прокуроры.

Фото

Автор:
Читайте нас: