Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 гыйнвар 2023, 10:15

Район кешесенә карата җәзаны катгыйландырдылар

Балтач районы прокуратурасы сәламәтлеккә уртача зыян китергән һәм үтерү белән янаган өчен җәзаны катгыйландыруга иреште.

Район кешесенә карата җәзаны катгыйландырдылар
Район кешесенә карата җәзаны катгыйландырдылар

Балтач районы прокуратурасы сәламәтлеккә уртача зыян китергән һәм үтерү белән янаган өчен җәзаны катгыйландыруга иреште.

Башкортстан Республикасы Балтач районара суды район прокуратурасының җирле кешегә карата апелляция тәкъдимен канәгатьләндерде.

Элегрәк беренче инстанция суды җирле кешене РФ Җинаять кодексының 112 мәддәсенең 1нче өлешендә (сәламәтлеккә уртача зыян китерү) һәм 119 мәддәнең 1нче өлешендә (үтерү белән янау) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип таныды. һәм аңа 1 елга иреген чикләү рәвешендәге соңгы җәзаны билгеләде (ирекне чикләү рәвешендә җәзаның үтәлешен күзәтеп торучы махсус дәүләт органы рөхсәтеннән яшәү урынын яки торышын үзгәртмәскә, район территориясеннән чыгып китмәскә, бер тапкыр җинаять-башкарма инспекциясенә теркәлү өчен килергә).

Билгеләнгәнчә, 2022нче елның августында гаепләнүче көнчелек аркасында бергә яшәгән хатын-кызга күп тапкыр суккан һәм буып үтерү белән янаган.

Шулай ук, гаепләнүченең Җинаять кодексының 119 мәддәсенең 1нче өлеше буенча әлеге хатынга карата кылынган 2 тапкыр хөкем ителүе дә була.

Дәүләт гаепләүчесе, җәза белән килешмичә, хөкем карарын апелляция тәртибендә шикаять иткән.

Балтач районара суды прокуратураның дәлилләрен нигезле дип таныды һәм җәзаны 6 айга иректән мәхрүм итүне билгеләп катгыйландырды.

Булат ВӘЛИЕВ,

район прокуроры.

Автор:
Читайте нас: