Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2023, 18:47

“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”

Иштирәк авылы мәдәният йортында “Ә бездә Яңа ел бәйрәме!” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы үтте.

“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”
“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”

Иштирәк авылы мәдәният йортында “Ә бездә Яңа ел бәйрәме!” дип исемләнгән Яңа ел тамашасы үтте.

Күркәм чара Кыш Бабай, Карсылу һәм башка тылсымлы геройлар катнашында театральләштерелгән тамашадан башланды. Авыл биләмәсе башлыгы Р. Мусин бәйрәмнең барлык кунакларын Яңа ел белән котлап, барлык теләкләрен җиткерде.

Ары таба бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук күңел ачу программасы оештырылды. Күңелле уеннарда, музыкаль һәм спорт конкурсларында халык ихлас катнашты.

Барлык катнашучылар да уеннарда, конкурсларда актив катнашып, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм Кыш бабай белән Карсылу бүләкләренә лаек булдылар.

Яңа ел белән райондашлар! Гаиләләрегездә һәрвакыт күңел тынычлыгы булсын, бәйрәм кәефе үзегезне ел буе ташламасын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез! 

“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”
“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”
“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”
“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”
“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”
“Ә бездә Яңа ел бәйрәме...”
Автор:
Читайте нас: