Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар 2023, 15:18

Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте

Традициягә әверелгән һәм көтеп алынган тамаша быел да зур аншлаг белән үтте.

Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте

Традициягә әверелгән һәм көтеп алынган тамаша быел да зур аншлаг белән үтте.

Бәйрәмдә төрле яшьтәге авыл халкы катнашты. Клуб мөдире авыл халкы активистлары белән кызыклы һәм бай эчтәлекле бәйрәм кичәсен әзерләгәннәр.

Клуб бинасында бәйрәмчә музыка, котлаулар, шат көлүләр, җыр-моң тынып тормады. Кыш бабай һәм Карсылу белән бергә барысы да купшы чыршы тирәли биеп-җырлап, төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.

Бәйрәм бер сулышта узды. Кыш Бабай һәм Карсылу барысын да бәйрәм белән котлап бүләкләр өләште.

Котлау сүзләре, күңелле музыка, дәртле биюләр чарада катнашучыларга озакка җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итте.

Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Матада Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Автор:
Читайте нас: