Барлык яңалыклар
Икътисад
25 гыйнвар 2023, 22:24

Районыбыз сәләтле студентларга бай

Энҗе Шәймөхәмәтова Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында укый.

Районыбыз сәләтле студентларга бай
Районыбыз сәләтле студентларга бай

Энҗе Шәймөхәмәтова Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау факультетында укый.

Хәзер инде ул – 2нче курс студенты.  Энҗе мәктәп елларында да тик яхшы билгеләргә укый. Ә хәзер югары уку йортында да шулай ук. Бик күп төрле дәрәҗәләрдә үткән чараларда актив катнаша. 

7 – 9нчы декабрьдә үткән югары уку йорты эчендәге гистология буенча олимпиадада җиңү яулый. Шулай ук Воронеж шәһәрендә узган гистология буенча олимпиада җиңүчесе дә ул. Кыска гына әйткәндә, җиңүләрен һәм уңышларын санап бетергесез.

Менә шулай Энҗе бар көчен һәм тырышлыгын куеп, яңадан-яңа үрләр яулый. Үзе өчен дә, уку йорты өчен дә бик зур файда китерә. Районыбызның гына түгел, ә Башкорт дәүләт медицина университетының да горурлыгы ул. Киләчәктә дә аның уңышлары турында ишетергә язсын. Алга таба да барлык хыяллары һәм кыю планнары тормышка ашсын. 

Районыбыз сәләтле студентларга бай
Районыбыз сәләтле студентларга бай
Автор:
Читайте нас: