Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2023, 21:29

Балтачлы – “Ел студенты-2022”

Аяз Вәлиев Уфа дәүләт нефть техник университетында уздырыла торган “Ел студенты-2022” конкурсында “Университет эшчәнлеген мәгълүмати яктырту өлкәсендәге уңышлары өчен” номинациясендә җиңү яулады.

Балтачлы – “Ел студенты-2022”
Балтачлы – “Ел студенты-2022”

Аяз Вәлиев Уфа дәүләт нефть техник университетында уздырыла торган “Ел студенты-2022” конкурсында “Университет эшчәнлеген мәгълүмати яктырту өлкәсендәге уңышлары өчен”номинациясендә җиңү яулады.

Аяз - Уфа дәүләт нефть техник университетында бакалавриатны уңышлы тәмамлап, әлеге вакытта магистратурада укый.

Беренче елны ук студент тормышында кайный башлый. Төрле чараларда, спорт ярышларында, бәйрәмнәрдә һәм олимпиадаларда катнаша. Белем алырга да, иҗтимагый эшләрдә катнашырга да вакыт таба ул. 

Чын күңелдән тәбрик итәбез сине, Аяз! Яңадан да зур уңышларга ирешергә насыйп булсын! 

Автор:
Читайте нас: