Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2022, 15:15

Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде

Быелгы елда Урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру буенча Көнтүгеш авылында актив эш алып барыла.

 2021 ел азагында Көнтүгеш авылында 2022 елда Урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру, шул программа чикләрендә хәл итәсе мәсьәләне ачыклау буенча сөйләшү үткән иде. Көнтүгешләр бердәнбер проблема — Көнтүгеш елгасы аша авария хәлендәге күперне төзекләндерүне күтәреп чыкты.  

Сөйләшү җыелган бар халык программа чикләрендә Көнтүгеш елгасы аша күперне капиталь ремонтлау проблемасын сайлап бертавыштан тавыш бирде. Халыктан җыясы өлешне сметада каралган сумманың ун проценты күләмендә кертергә килештеләр (бертавыштан).

Җыелышта программаны тормышка ашыру өчен спонсор да табарга килешенде. Авылда яшәгән иң актив биш кешедән нициатив төркем сайланды. Алар өйләр буенча йөреп халыкка программа шартларын аңлаттылар. Корнавирус таралу хәвефен кисәтү йөзеннән, инициатив төркем әгъзалары җыелышта катнаша алмаган Көнтүгеш авылында яшәүчеләрнең өйләренә йөреп аңлату эше алып бардылар. 

Авыл кешеләрен бүген уртак теләк берләштерә. Ул — төбәк проекты шартларын уңышлы җиңеп чыгып, авылдагы күперне төзекләндерү!

P.S. Көнтүгеш авылындагы бу проблеманы күтәргән язма сайтыбызда басылган иде.  

 Игорь Яниев фотолары

Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Көнтүгеш авылында инициатив төркем эш җәелдерде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: