Авыл халкы аны төзекләндерү турында уйлана.
Шушы көннәрдә авыл мәдәният йортына җыелып халык шул хакта фикер алышты. Җыелышның көн тәртибенә алдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашуга кагылышлы мәсьәлә каралды. Җыенда авылдагы 61 йортта яшәгән 112 кешенең егермегә якыны катнашты (ун проценты катнашу шарт иде). Сөйләшү Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев рәислегендә үтте. Ул узган елларда биләмә авылларында шушы программа чикләрендә тормышка ашырылган эшләр турында кыскача сөйләп үтте.
Җыелышта катнашкан шушы проектны тормышка ашыру эшләре буенча куратор — район Хакимиятенең территориаль финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов Көнтүгеш авыл биләмәсенең әлеге программада биш ел рәттән катнашып конкурс шартларын уңышлы җиңеп чыгуы турында сөйләде.
—Бу авыл биләмәсенең яхшы эшләгәнен күрсәтә. Тәҗрибә булгач, алдагы елда да программада катнашып конкурс шартларын җиңеп чыгарга ышаныч бар, — диде.
Аның сөйләгәннәрен район Советы Секретаре Расих Акберов тулыландырды. Конкурста җиңгән очракта авыл биләмәсенең бер авылына проектны тормышка ашыруга бер миллион сумга кадәр республика бюджетыннан акча бүленә. Башка программаларга кереп (катнашып) район халкы тормышын уңай якка үзгәртү мисаллары да бар. Федераль программаларда катнашып Көнтүгеш, Иске Янбай авылларына юл төзелеше районда быелгы елда гамәлгә ашырылган зур объектлар булды, диде Расиф Фәйзелкавый улы. Аннары Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып конкурс шартларын үткәндә максималь балл җыю өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты.
Җылышта Көнтүгеш авылы халкы алдагы елда да программада катнашырга бертавыштан ризалык белдереп тавыш бирде.
Хәл итәсе проблеманы эзләп озак баш ватасы булмады. Чөнки авылда Көнтүгеш елгасы аша күпер җимерек хәлдә. Аңа капиталь ремонт таләп ителә. Фикер алышуларда пенсия яшендәге Риф Миннегалин, Рәфизә Гәрәева катнаштылар.
Күпернең төзек булуы бар халык өчен дә кирәк. Шул күпер аша кеше урманга, печәнлегенә, чишмә суына, балыкчылар буа буена ял итәргә йөри. Авыл мәләният йорты каршындагы”Аманат” фольклор төркемендә катнашкан дүрт кеше шул урамда яши. Су бер як ярын юган, өстендәге плитәләре җимерелгән күпердән грейдер да чыга алмый. Ә алда кыш айлары тора. Авыл җирендә мич ягып җылытылган өйләрдә гомер кичергән, күпчелек өлкән яшьтәгеләргә, аларның кайтып йөргән балаларына күп уңайсызлыклар тудыра мондый хәлдәге күпер. Сөйләшү барышында залда утырган бар халык программа чикләрендә Көнтүгеш елгасы аша күперне капиталь ремонтлау проблемасын сайлап бертавыштан тавыш бирде. Халыктан җыясы өлешне сметада каралган сумманың ун проценты күләмендә кертергә килештеләр (бертавыштан).
Җыелышта программаны тормышка ашыру өчен спонсор да табарга килешенде. Авылда яшәгән иң актив биш кешедән инициатив төркем сайланды. Алар алдагы көннәрдә өйләр буенча йөреп халыкка программа шартларын аңлатачаклар.
Сөйләшү тыныч шартларда, ихлас аралашу, уртага салып сөйләшү формасында үтте. Анда катнашкан район вәкилләре көнтүгешләргә алдагы елда да уңышлар теләде. Биләмә башлагы Игорь Яниев:
—Конкурс шартларын уңышлы үтү яңа җиңүләрнең башы булсын! — диде.
Шулай булсын!
Газим Талипов фотолары, Аида Хәйртдинова видеосы