Барлык яңалыклар

Штәнде авылы егете армиядән кайтты

Штәнде авылыннан Нуртдиновлар гаиләсендә зур куаныч – уллары Илнур Ватан алдында изге бурычын үтәп кайтты.

Штәнде авылы егете армиядән кайтты
Штәнде авылы егете армиядән кайтты

Штәнде авылыннан Нуртдиновлар гаиләсендә зур куаныч – уллары Илнур Ватан алдында изге бурычын үтәп кайтты.

Шушы көннәрдә Штәнде авылыннан Илнур Нуртдинов Ватан алдында изге бурычын намуслы үтәп кайтты. Әле кайчан гына бөтен авыл белән озатканнар кебек иде, бер ел узып та киткән. Хезмәт итү дәвере бер мизгелдәй үткән кебек тоелса да, Илнурның туганнары һәм якыннары күрешү минутларын зарыгып көткәннәрдер.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Батырлык ордены, шулай ук Көнчыгыш хәрби округы гаскәрләре командующиеннан алтын сәгать белән бүләкләнгән.

Намуслы хезмәт итеп, җитдиләнеп, чыныгу алган Илнурга киләчәктә дә зур уңышлар, якты киләчәк, яхшы гына эш табып, матур итеп яшәргә язсын.

Штәнде авылы егете армиядән кайтты
Штәнде авылы егете армиядән кайтты
Штәнде авылы егете армиядән кайтты
Автор:
Читайте нас: