Барлык яңалыклар

Мата егете армиядән кайтты

Мата авылыннан Сафиннар гаиләсендә зур куаныч – уллары Тимур Ватан алдында изге бурычын үтәп кайтты.

Мата егете армиядән кайтты
Мата егете армиядән кайтты

Мата авылыннан Сафиннар гаиләсендә зур куаныч – уллары Тимур Ватан алдында изге бурычын үтәп кайтты.

Шушы көннәрдә Мата авылыннан Тимур Сафин Ватан алдында изге бурычын намуслы үтәп кайтты. Әле кайчан гына бөтен авыл белән озатканнар кебек иде, бер ел узып та киткән. Хезмәт итү дәвере бер мизгелдәй үткән кебек тоелса да, Тимурның туганнары һәм якыннары күрешү минутларын зарыгып көткәннәрдер.

—Улыбызның Ватан алдындагы изге бурычын, хәрби антын намуслы үтәве белән чиксез горурланабыз. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсен туплап физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайтты. Кайтыр көннәрен санап көттек. Хәзер инде аңлатып бетерә алмаслык шатлыклы мизгелләр, —ди Тимурның әнисе Люция Сафина.

Тимур Сафин 2022 елның 15нче июнендә  хәрби хезмәткә алына. Иркутск шәһәрендә ракета дивизиясендә хезмәт итә. Хезмәт итү дәверендә дә спорт белән шөгыльләнүне калдырмый. Анда үткән “силовое многоборье” һәм “силовое двоеборье” ярышларында тик җиңүчеләр исемлегендә була һәм бихисап медаль-грамоталарга лаек була. Шулай ук “Хәрби спортчы” һәм “Гвардия” күкрәк билгеләре белән дә бүләкләнгән.

—Армия ир-егет өчен тормыш мәктәбе кебек. Өйгә кайтуга бик шатмын. Бу хис-тойгыларны сүзләр белән әйтеп бетергесез. Туган өйдән, туган-тумачалардан аерылгач кына аңлыйсың икән, ничек сагынганны, яратканны һәм юксынганны. Аларның минем өчен никадәр кадерле икәнлекләренә ныграк төшендем, —дип уртаклашты Тимур.

Намуслы хезмәт итеп, җитдиләнеп, чыныгу алган Тимурга киләчәктә дә зур уңышлар, якты киләчәк, яхшы гына эш табып, матур итеп яшәргә язсын.

Автор:
Читайте нас: