Барлык яңалыклар

Балтач лачыны ялга кайтты

Махсус хәрби операция башлангач, балтачлылар да катнашырга теләк белдереп, кулларына корал алдылар. Районның Түбән Карыш авылыннан “Танып” позывнойлы яугир шулар рәтендә.

Балтач лачыны ялга кайтты
Балтач лачыны ялга кайтты

Махсус хәрби операция башлангач, балтачлылар да катнашырга теләк белдереп, кулларына корал алдылар.

Районның Түбән Карыш авылыннан “Танып” позывнойлы яугир шулар рәтендә. МХО зонасына озатылганчы Себердә вахта методы белән эшләгән. Илебезнең тынычлыгы өчен Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальонына ирекмәннәрне җыя башлагач ул бер дә уйламый, язылырга була. Үткән елның июнь аенда Ырынбур өлкәсенең Тоцкое авылында хәрби әзерлек үтә һәм ары таба махсус хәрби операция зонасына юллана. 

Менә хәзер күпме вакыт үткәч, күптән туганнары янына ялга кайтты.  Барлык туганнары һәм якыннары өчен куанычлы вакытта безгә дә аның белән очрашып, әңгәмәләшү насыйп булды.

“Танып” 8нче сыйныфка кадәр туган авылында укый һәм 9нчы сыйныфны Югары Карышта тәмамлый. Ары таба Уфа шәһәрендәге автотранспорт колледжында белем ала.

Улан-Удэ шәһәрендә автомобиль гаскәрләрендә Ватан алдында изге бурычын үти. Биргән антына бернинди дә тап төшерми, солдат вазифаларын намуслы башкарып кайта. Ватан алдында изге бурычын үтәп кайткач, ары таба да хезмәт итү турында туганнары белән киңәшләшә.  Якын туганнары каршы килми, үзең хәл ит, ди.

Шулай итеп “Танып” башта контракт буенча Екатеринбург шәһәрендә мотоукчылар гаскәрендә бүлек командиры булып 3 ел, ары таба 2 ел Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә танк гаскәрләрендә хезмәт итә.

—Форсаттан кулланып, барлык район халкына, җитәкчеләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Туган җирдән килгән гуманитар ярдәм, гади генә хатлар да безнең күңелләрне дәртләндерә, сугышчан рухны күтәрә. Гомуми алганда, өйгә кайтып килгән кебек буласың. Туган йортның, җирнең кадерен, читкә чыгып киткәч кенә беләсең, дип юкка гына әйтмиләр икән, — дип үз хисләре белән уртаклашты героебыз.

11 май көнне яугиребез кабат юлга кузгалды. Җиңү белән исән-имин туган ягына кайтуын теләп калабыз. Гомерләрен аямыйча каһарманлык күрсәткән мондый егетләребез алдында баш иябез.

Автор:
Читайте нас: