Барлык яңалыклар

“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”

Мата авылы клубында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугир белән очрашу узды.

“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”
“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”

Мата авылы клубында махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугир белән очрашу узды.

Илмир Карамов, 13 апрель көнне, санаулы көннәргә генә ялга кайтса да, авылдашлары белән очрашуга килергә вакыт тапты. Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чара җылы атмосферада узды.

Очрашу барышында яугир хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде. Барысы да конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәүләрен күрделәр. Очрашу авылдашлары тарафыннан башкарылган музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Һәм мул табын артында җылы әңгәмә белән тәмамланды.

Барсы да яугиргә чын күңелдән изге теләкләр теләделәр. Маталыларның йөрәк җылысын хәтерләтеп торсын өчен кирәк-яраклардан торган ярдәм тапшырдылар.

– Иң кадерлесе –туган яктан килгән посылкалар. Бу туган авылның, җирнең җылысы сугышчан рухны саклый һәм алга барырга ярдәм итә. Барысы да килеп җитә. Социаль челтәрләрдә авылдашларым маскировка челтәрләре үрә башлаганын белгәч, горурлык хисе чолгап алды. Ничек горурланмаска инде шундый бердәм халык белән?! Сезнең ярдәмегезне, безгә ныклы терәк булуыгызны тоябыз. Шулай бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр,- дип билгеләп үтте Илмир Карамов.

Илмир мисалында без чын геройларның безнең арада яшәүләренә тагын бер кат ышанабыз. Кыюлык, батырлык һәм туган ягына карата мәхәббәт – болар чын, кыю йөрәкле кешеләргә хас сыйфатлар. Алар барсыбыз өчен дә каһарманлык һәм батырлык үрнәге! Безнең максат – аларга ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәмчеләр булу.

 

 

“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”
“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”
“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”
“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”
“Бергә һәм бердәм булганда – җиңү безнеке булыр”
Автор:
Читайте нас: