Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 декабрь 2024, 14:13

Яңа елга – яңа автомобиль

Балтач үзәк район дәваханәсенең автопаркы яңа “Lada Granta Liftback” автомобиле белән тулыланды.

Яңа елга – яңа автомобиль
Яңа елга – яңа автомобиль

Балтач үзәк район дәваханәсенең автопаркы яңа “Lada Granta Liftback” автомобиле белән тулыланды.

Беренчел звеноны модернизацияләүгә юнәлдерелгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру программасы кысаларында Балтач үзәк район дәваханәсе яңа махсуслаштырылган автомобильле булды. Бу вакыйга сәламәтлек саклау системасының үсүен һәм камилләшүен тагын бер кат раслый.

“Lada Granta Liftback” Русиядә җитештерелгән заманча күпфункцияле машина. Табиблар ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен вакытында чыгып китә, шулай ук биоматериалларны лабораториягә илтә алачак. Шулай ук әлеге автомобиль пациентларны транспортлау өчен кулланылачак. Моның өчен багажникта җыелмалы носилкалар урнаштырылган, ә салон эчендә трансформалаштырыла торган кабул итү җайланмасы урнаштырылган.

2024нче елда дәваханәнең автопаркы 2 машинага тулыланды. Алар барысы да “Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.

“Балтач үзәк район дәваханәсе коллективы исеменнән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка һәм БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм”, - ди үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов.

Яңа елга – яңа автомобиль
Яңа елга – яңа автомобиль
Яңа елга – яңа автомобиль
Автор:
Читайте нас: