1000 сумлык банкнота Идел буе федераль округына багышланачак. Банкнотаның икенче ягы өчен символлар сайлау буенча тавыш бирү исемлегенә округның төрле төбәкләрендәге танылган һәйкәлләр, тарихи һәм заманча биналар, мәдәни мирас объектлары кертелгән. Анда Башкортстан объектлары да бар.
Сезнең карашка иң кызыклы бер объектны әлеге сылтама буенча кереп сайлагыз: СЫЛТАМА.
Тавыш бирү нәтиҗәсе Русия Банкы һәм «Гознак» рәссамнары беренче һәм икенче план сурәте сыйфатында купюраның арткы ягы дизайнын эшләгәндә, шулай ук фон рәсеме өчен файдаланачак символлар рейтинг буенча сайланачак.
Банкнотаның йомгаклау дизайнын Русия Банкының Директорлар советы раслый.