Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 ноябрь , 20:47

Югалган балыкчыларны әле дә тапмаганнар

Кичә төнлә өч балыкчы утырган көймә әйләнеп капланган. Берсе яр буена чыга алган, ә калган икесен әле дә таба алмыйлар.

Югалган балыкчыларны әле дә тапмаганнар
Югалган балыкчыларны әле дә тапмаганнар

Кичә төнлә Агыйдел шәһәре янындагы Агыйдел елгасында өч ир-ат утырган көймә әйләнеп капланган.

Көймәдә булганнарның берсе мөстәкыйль рәвештә яр буена чыга алган һәм вакыйга турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән. Тагын ике кешенең кайда булуы билгесез. Аларны эзләү өчен урынга Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитетының коткаручылары һәм водолазлары җибәрелгән.

Эзләүгә барлыгы 14 кеше, 2 берәмлек техника һәм 2 йөзү чарасы җәлеп ителгән. Коткаручылар 1000 квадрат метр акваторияне, 500 метр яр буен тикшергәннәр, эзләү барышында югалган балыкчыларның буш көймәләре генә табылган.

Югалган балыкчыларны әле дә тапмаганнар
Югалган балыкчыларны әле дә тапмаганнар
Югалган балыкчыларны әле дә тапмаганнар
Югалган балыкчыларны әле дә тапмаганнар
Автор:
Читайте нас: