Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 июль , 15:35

Башкортстан халкы “Мобиль сайлаучы" механизмы ярдәмендә тавыш бирә алачак

Биредәге механизм белән 6,7 яки 8нче сентябрьдә тавыш бирү көннәрендә теркәлгән урында булмасагыз, үзегез булган җирдә тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

Башкортстан халкы “Мобиль сайлаучы" механизмы ярдәмендә тавыш бирә алачак
Башкортстан халкы “Мобиль сайлаучы" механизмы ярдәмендә тавыш бирә алачак

Биредәге механизм белән 6,7 яки 8нче сентябрьдә тавыш бирү көннәрендә теркәлгән урында булмасагыз, үзегез булган җирдә тавыш бирергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, командировкага, отпускага киткәнсез яки республиканың башка шәһәрендә яшисез икән.

Моның өчен түбәндәге өч ысулның берсен сайлап, гариза бирергә кирәк:

- 2024 елның 22нче июленнән 2нче сентябренә кадәр – шәхсән теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә (ТИК) яки Башкортстан территориясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә (МФЦ);

- 28нче августтан 2нче сентябрьгә кадәр – шәхсән республиканың теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә (УИК);

- 22нче июльдән 2нче сентябрьнең 24.00 сәгатенә кадәр электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталында.

ТИК, МФЦ, УИКка гариза биргәндә Русия гражданы паспортын (паспортны алыштыру чорында - фотография белән шәхеснең вакытлыча таныклыгын) күрсәтергә кирәк.

Автор:
Читайте нас: