Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 июль , 22:46

Яңа Үзәк – туристларны җәлеп итә

6нчы июльдә Башкортстанның Чишмә районындагы Тура-хан мавзолее янында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге ачылды.

Яңа Үзәк – туристларны җәлеп итә
Яңа Үзәк – туристларны җәлеп итә

6нчы июльдә Башкортстанның Чишмә районындагы Тура-хан мавзолее янында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге ачылды.

Биредәге музей проектын республика Башлыгы 2022нче елның июлендә "Шүлгәнташ" тарихи-мәдәни комплексын ачуда тәкъдим итте. Яңа объект берничә төп тарихи ядкәрне берләштерәчәк, алар арасында - Турахан һәм Хөсәен-бәкнең Алтын Урда чоры таш төрбәсе. Комплекс туристлар өчен генә түгел, ә бөтен дөнья галимнәре өчен дә җәлеп итү ноктасы булырга тиеш. Комплекска керү бушлай булачак.

- Без зур ачышлар алдында торабыз. Халкыбызның тарихы серләр һәм "ак таплар" белән тулы. Шуңа күрә без халкыбыз тарихны, этнографияне, борынгы бабалары көнкүрешен иңләр өчен әлеге Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзергә карар кылдык, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

"Тура-хан" визит-үзәге җәмәгать киңлеге функциясен үти. Мавзолейга алып баручы 620 метр озынлыктагы җәяүлеләр экосукмагын исәпкә алмаганда, объектның мәйданы 650 квадрат метр тәшкил итә. Бинаның уң канатында музей әйберләренең репликаларын үз эченә алган мини-экспозиция урнаштырылган. Тура-хан мавзолееның кечерәк күчермәсе тәкъдим ителгән.

Фото: Юлай Кәримов. 

Яңа Үзәк – туристларны җәлеп итә
Яңа Үзәк – туристларны җәлеп итә
Автор:
Читайте нас: