Бүген, 6нчы майда, Штәнде авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхвәс Габделхак улы Габделхаков гомер бәйрәмен—бер гасырлык юбилеен билгели. Авылдашлары, район горурлыгы булган шәхес Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда катлаулы сынаулар кичергән.
Бөек Ватан сугышы ветераны 1924нче елда Штәнде авылында Миңлехәйрә Фәрхетдин кызы һәм Габделхак Гарифулла улы гаиләсендә туа. Әтисе мулла булган. Аны бүген дә нечкә күңелле һәм зур йөрәкле кеше буларак искә ала. Ул вакытта авыр була—дини кешеләргә карата эзәрлекләүләр оештырыла. Габделхак Гарифулла улын төрмәгә утырталар, ары таба дин әһелен сөргенгә җибәрәләр. Бу вакытта Миңлехәйрә Фәрхетдин кызы дүрт баласы белән урамда кала. Барлык авырлыкларга карамастан, Әхвәс Габделхаков белем алырга, әнисенә һәм туганнарына ярдәм итәргә омтыла.
Әхвәс Габделхаков башлангыч белемне туган авылында ала. Ары таба Тушкыр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм хезмәт юлын башлый.
1942нче елның көзендә, 17 яшендә, Кызыл армия сафына баса. Сталинград шәһәре өчен барган яуда кулы яралана. Әмма ул яралы килеш дошманга каршы сугышуын дәвам итә. Курск дугасын саклаганда бервакыт полктан ике генә солдат исән калалар... Әхвәс Габделхаков элемтәче, разведчик була. Харьков, Кировоград шәһәрләрен азат итүдә катнаша, командованиенең җитди бурычларын үти. Биш тапкыр яралана. Хәрби батырлыгы өчен ул III дәрәҗә Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, „Германияне җиңгән өчен”, Г.К. Жуков медале һәм бихисап юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Коточкыч сугыш елларыннан исән чыгуын могҗизага тиңли ветеран, кече яшьтән күңеленә сеңгән догалар ярдәм итте, ди ул. Нигезле сүзләр. Чөнки каты яраланып озак вакыт госпитальдә дәваланырга туры килә аңа. Туган авылына солдат култык таягы белән, беренче группа инвалид булып кайта. Икенче кулындагы снаряд ярчыкларын фронттан кайткач кына алалар, операцияләр үткәреп аякларына баса...
Сугыштан соң ветеранны тормыш җилләре Баку шәһәренә илтә. Анда ул бухгалтерлык курсларын тәмамлый һәм кире туган авылына кайтып, колхозда хисапчы, ары таба сельпода хәзерләүче буларак хезмәт юлын дәвам итә. Адәм баласының гомерен изге гамәлләр генә бизәргә тиешлегенә иманы камил аның.
Тыныч тормышта да тик тормый. 1950нче елда, читтән торып Бөре педагогия училищесын тәмамлагач, мәктәптә башлангыч сыйныф һәм рус теле укытучысы булып эшли башлый. Монда ул үзенең булачак тормыш иптәше Фәйхунә Таһир кызы белән танышып, кавышып, гаилә коралар. Өч балага—кызлары Мауа, уллары Рафаэль, Рәдифкә гомер бүләк итеп, югары белем һәм тәрбия биреп үстерәләр. Алар әти-әнисе үрнәгендә уңган, тырыш, эштән курыкмый торган булып үсә.
Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән, өч дистә ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган райондашыбызны игелекле, мәрхәмәтле һәм яхшылыкка гына омтылып яшәгәне өчен тормыш озын гомер белән бүләкләгәндер, мөгаен. Ышанычлы һәм ныклы итеп әйтеп була—аның Ватан, халык алдында да йөзе ак, тормыш сукмагы якты, яшәү рәвеше үрнәк алырлык.