Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 гыйнвар , 19:23

Суд процессын ничек тә сузарга тырышамы?

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сафарованың үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче ир яңа адвокат эзли икән.

Суд процессын ничек тә сузарга тырышамы?
Суд процессын ничек тә сузарга тырышамы?

Башкортстанда блогер Диана Сафарованың үлеме белән бәйле юл-транспорт һәлакәтендә гаепләнүче ир яңа адвокат эзли. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Шулай итеп җинаять эшен Чишмә районы суды янә карый алмаган.

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган туганының адвокаты Елена Бутакова сүзләренчә, гаепләнүче Вадим Л. үз вәкилен алыштырырга карар иткән, шуңа бәйле рәвештә утырыш яңадан кичектерелгән.

"Мин моны суд процессын озайту омтылышы итеп кабул итәм. Гаепләнүче үз адвокатыннан баш тартты - бу аның хокукы. Хәзерге вакытта ул башка адвокат табу өчен суд утырышын кичектерергә кушты. Ул үз хокукын тормышка ашыра. Мондый "номерлар"ны ул 9 майдан башлады. Ул, мөгаен, алга таба да шулай эшләячәк", — ди адвокат.

Гаепләнүче һәлак булган хатынның туганнарының кайгысын уртаклашкан.

Исегезгә төшерәбез, блогер Диана Сафарова 2023 елның 9нчы маенда авариядә һәлак булды. Тикшерү барышында гаепләнүченең исерек хәлдә рульгә утыруы ачыкланды. Ул зур тизлектә барган һәм обгонга чыкканда интервалны сакламаган. Бу Диана йөрткән “Хонда Цивик” машинасының баганага бәрелүенә китергән. Кыз шунда ук үлә. Үлгән хатынның өч баласы кала.

Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә  гаепле кешегә 12 елга кадәр колониядә утыру куркынычы яный.

Автор:
Читайте нас: