Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 гыйнвар , 08:40

Маталылар яңа һәйкәл булдыру яклы

Мата авылы халкы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә буенча йомгаклау җыелышына җыелды.

Маталылар яңа һәйкәл булдыру яклы
Маталылар яңа һәйкәл булдыру яклы

Мата авылы халкы Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә буенча йомгаклау җыелышына җыелды.

Штәнде авыл биләмәсенең Мата авылы халкы Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдереп беренче сөйләшүдә карар кабул иткән иде. 29нчы декабрьдә халык йомгаклау җыелышына җыелды.

Сөйләшү авыл биләмәсе башлыгы  Рәшит Вәлиев рәислегендә, “Агро-Профи” җәмгыяте вәкиле катнашлыгында авыл клубы бинасында үтте.

—Республика бюджетыннан бүленгән, халыктан  hәм спонсорлардан кергән акчалар исәбенә тормышка ашырылган программаны авыл халкы өчен мөhим эшкә юнәлтергә кирәк иде. Мин Бөек Ватан сугышында яу кырларында башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл эшләү яклы,— диде авыл старостасы Мөдәрис Талипов.

Бу тәкъдим, узган җыелыштагы кебек үк, сөйләшүгә килгән барлык халык тарафыннан хупланды.

Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча  икенче җыелышта да авыл халкы бердәм фикер алышты. Конкурс шартларын уңышлы үтәр өчен проектны тормышка ашыру шарты буенча тиешле сумманы халыктан җыярга килештеләр. Биләмә территориясендә эшләгән “Агро-Профи” җәмгыяте вәкиле спонсорлык ярдәме күрсәтәчәген белдерде.

Сөйләшү барышында Мөдәрис Талипов җитәкчелегендә инициатив төркем сайланды.

Җыенда авыл халкы урындагы башлангычларны яклау программасы конкурсын үткән очракта Мата авылында яңа һәйкәл барлыкка килер дигән ышанычта таралышты.  

Рәшит ВӘЛИЕВ,

Штәнде авыл биләмәсе башлыгы.

Автор:
Читайте нас: