Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 гыйнвар , 18:26

Бер яшьлек сабый дәваханәдә үлгән

Коточкыч фаҗига турында кичә язган идек.

Бер яшьлек сабый дәваханәдә үлгән
Бер яшьлек сабый дәваханәдә үлгән

Кичә Нуриман районында Уфа - Иглин - Красная Горка автоюлының Үкәрле авылы янында "Kia Rio" һәм "Renault Duster" машиналары бәрелешкән иде. Бу хакта алдан язган идек.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган, шулай ук дүрт кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясендә. Дәваханәгә озатылганнар арасында 2022нче елгы сабый да бар иде.

Кызганычка каршы, соңрак дәваханәдә бер яшьлек сабый үлгән.

Әлеге вакытта 3 кеше: 2010нчы елгы малай, 1962нче елда туган ир һәм 1963нче елгы хатын дәваханәдә.

Автор:
Читайте нас: