Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 декабрь 2023, 16:53

Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашабыз!

Маталылар Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдерде.

Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашабыз!
Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашабыз!

Маталылар Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдерде.

Хәзерге вакытта һәркемнең җитди проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертү мөмкинлеге бар. Әгәр дә сез битараф булмаган, актив тормыш позицияле кеше икән, авыл тормышында катнашырга һәм аның үсешенә өлеш кертергә мөмкинсез. Башкортстан Республикасында менә инде берничә ел дәвамында Урындагы башлангычларны яклау программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.

Ул авыл тормышындагы  актуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән, аларның иң мөһимен җыелышларда халык үзе билгели. Авыл клубына җыелып, Мата авылы халкы әлеге программада катнашырга теләк белдерде.

Җыелышны ачып, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев әлеге Урындагы башлангычларны яклау программасының нечкәлекләре белән таныштырып үтте. Авыл халкы борчыган проблемалары белән уртаклаштылар.

—Йомгаклау җыелышында бергәләп иң борчыган проблеманы сайларбыз һәм Урындагы башлангычларны яклау программасы аны хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Ә безгә авыл тормышыннан читтә калмаска һәм битараф булмаска кирәк. Бердәм булсак—барысын да җиңеп чыгарбыз,—диде Рәшит Вәлиев.

Шундый кирәкле программа  ярдәмендә район биләмәләрендә бик күп төрле эшләр башкарылды. Һәм ул киләчәктә дә күп еллар эшләсен. Мөһим башлангычлар һәрвакыт  ишетелер һәм  хупланыр, дигән өметтә калабыз!

Рәшит Вәлиев, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы.

Автор:
Читайте нас: