Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 ноябрь 2023, 09:00

Янгында ике кеше һәлак булган

Янгынның сәбәбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе билгели.

Янгында ике кеше һәлак булган
Янгында ике кеше һәлак булган

Бүген төнлә Уфа районының Михайловка авылында күп фатирлы йортта янгын чыккан, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Янгынны сүндерүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 16 хезмәткәре һәм 5 берәмлек техника барган.

35 минуттан соң янгын 10 квадрат метр мәйданда локальләштерелә, күрше фатирларга таралуга юл куймыйлар. Кызганычка каршы, сүндерү барышында ике кешенең гәүдәләре табылган.

Янгынның сәбәбен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе билгели.

Автор:
Читайте нас: