Бүген махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Ришат Фәхруллин истәлегенә Штәнде урта мәктәбендә тактаташ ачылды.
Әлеге чара кысаларында яугирнең әти-әнисенә Батырлык ордены, "Бахмутны алган өчен" һәм Бахмут өчен яуда катнашканы өчен медальләр тапшырылды.
Бүләкләү турындагы Указга РФ Президенты В.В. Путин кул куйган.
Батыр якташыбыз истәлеге мәңгелек.