Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 октябрь 2023, 14:15

Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде

Бүген махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Ришат Фәхруллин истәлегенә Штәнде урта мәктәбендә тактаташ ачылды.

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган тантананы ачуда  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары  Инзилә Гасыймҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы Владислав Шакиров, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев, МХОдан кыска вакытлы ялга кайткан Илһам Шакиров, Илдар Кәлимуллин, батыр яугирнең әти-әнисе, туганнары-якыннары, укытучылар-укучылар һәм авыл халкы катнашты.

-Хөрмәтле Илүсә Зәнфил кызы һәм Гафиф Гыйдулла улы! Сез чын батыр егет үстердегез. Бар яклап та булдыклы яугир Ватаныбызны саклады.  Шуның өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәт һәм сезнең алда баш иябез. Батыр якташыбыз турындагы хатирәләр безнең күңелләрдә мәңгелек сакланыр. Әле күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасында булган егетләребез янына гуманитар ярдәм алып бардык. Алар барыгызга да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, - диде Илгиз Әхвәс улы.

Ришат Фәхруллин 1992 елның 23нче июлендә Штәнде авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.  9нчы сыйныфтан соң Уфа дәүләт радиотехника колледжына укырга керә.  Ары таба, 2011-2012нче елларда, Ватан алдындагы изге бурычын үти. Хәрби хезмәтне водитель вазифасында үтә. “Гвардия” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

2023 елның 10нчы февраленнән алып үз теләге белән махсус хәрбия операциядә катнаша. 7нче апрельдә Артемовск (ДНР) өчен барган яуда батырларча һәлак була.

Тантаналы митингтан соң тактаташка чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде.

Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Батыр райондашыбыз истәлеге мәңгеләштерелде
Автор:
Читайте нас: