Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 октябрь 2023, 13:34

Ватанны сакларга әзер алар

Хәрби хезмәткә чакыру алдыннан, район мәдәният сараенда, “Ватанны сакларга чакырып” дип аталган чара үтте.  Әлеге ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган  бәйрәм программасы ел саен үткәрелеп, бер төрле күркәм традициягә әверелде.

Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар

Хәрби хезмәткә чакыру алдыннан, район мәдәният сараенда, “Ватанны сакларга чакырып” дип аталган чара үтте. Әлеге ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган  бәйрәм программасы ел саен үткәрелеп, бер төрле күркәм традициягә әверелде.

Чараның тантаналы өлешенә кадәр егетләр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең залында дартс, гер күтәрү һәм турникта күтәрелү кебек ярышларда үзләренең көчләрен, төгәллекләрен сынадылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, дартс буенча Марсель Шакиров – беренче, Ленар Хәсәнов – икенче һәм Наил Гыйләҗев өченче урынны яулады. Турникта күтәрелүдә Тимур Мәгъдәновка җитүчеләр булмады. Инсаф Фәйзуллин һәм Ленар Хәсәновлар икенче-өченче урыннарга чыктылар. Гер күтәре буенча ярыш кызу барды. Чын ир-егетләр җыелган. Берсенең дә бирешәсе килмәде. Шулай да ярыш булгач, җиңүче һәм җиңелүчеләр дә була. Герне иң күбе Ленар Хәсәнов чөйде. Икенче урынга – Илмир Сәгәдиев, өченче урынга Вадислав Зенкин лаек булды.

Ары таба бәйрәм кунаклары өчен тантаналы өлеш башланды.  Хәрби хезмәткә чакырылучыларга сәламләү сүзе hәм изге теләкләр белән район Хакимияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова чыгыш ясады.

—Бүген барыбыз өчен дә истәлекле көн. Һәр ел саен хәрби хезмәткә чакырылучылар белән бергә җыелу - районда матур бер традициягә әйләнде. Теләгем бер – намуслы хезмәт итегез, исән-имин булып, туган җирегезгә әйләнеп кайтыгыз. Без сезнең белән горурланабыз, - диде Инзилә Әдип кызы үз чыгышында.

Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатның чакырылыш бүлеге начальнигы Анатолий Яникеев үз чыгышында район данын төшерми, лаеклы хезмәт итүләрен теләде.

—Армиядә хезмәт итү—борынгыдан килгән изге бурыч.  Ватан алдында хәрби бурычны үтәү дәвере сездән ир-егетләр ясаячак. Ә бу, үз чиратында, алдагы тормышыгызда кирәк булачак, - дип бигеләде Анатолий Борисович.

Алар сезгә алдагы тормышыгызда hәрвакыт кирәк булачак. Барсысын да лаеклы үтегез, армиянең ни икәнен, Ватанны саклауның зур җаваплылык йөкләвен аңлагыз, батыр булырга өйрәнегез,—диде ул.

Ары таба сүзне Сугыш, Хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары (пенсионерлары) җәмәгать оешмасының урындагы Балтач район оешмасы рәисе Рифат Сафин алды. Үз чыгышында ул армиядә хезмәт итү –ватанпәрвәрлек, тәртиплелек  кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе, дип ассызыклады. Бу сыйфатлар hәр кешенең тормышында булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул.

Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән Эдуард Шакиров үз тәҗрибәсе белән уртаклашты hәм изге теләкләрен юллады.

Мария Адимирова булачак солдатларның әти- әниләре исеменнән егетләргә хәер-фатиха бирү йөзеннән теләкләр җиткерде.

—Җәмгыятебез шулай корылган инде, элек-электән илне, Ватанны саклау ир-егетләрнең мактаулы hәм изге бурычы булып саналган. Тормышыбызның иминлеге дә күп нәрсәгә бәйле. Уңышлы хезмәт телибез, үзегезнең солдат булуыгыз белән горурланыгыз, ә иң мөhиме—исән-имин гаиләләрегезгә кире кайтыгыз,—диде Мария Алексеевна.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән Наил Гыйләҗев лаеклы хезмәт итәчәкләрен белдерде. Ул үзенә hәм дусларына җиңел хезмәт итүләрен теләде hәм әти-әниләренә, чараны оештырган район Хакимиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Тантаналы чара ахырында Ватанны сакларга юлланучылар hәм кунаклар өчен район мәдәният сарае хезмәткәрләре ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган музыкаль чыгышлар бүләк итте.

 

Г. Талипов фотолары. 

Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Ватанны сакларга әзер алар
Автор:
Читайте нас: