Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 октябрь 2023, 14:30

83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман

Батырларча һәлак булган һәм бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган каһарман райондашыбыз Миннимухамат Апляев җирләнгән уртак каберлектән җир бүген үзенең туган авылы - Ташлы-Елга авылында җир куенына тапшырылды.

83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман

Борынгы бер традиция бар – сугыш яланында һәлак булган солдатларның уртак каберлегеннән туфракны алып кайтып, туган җир куенына иңдерү.

Тарих битләрендәге куркыныч, канкойгыч сугышларның берсе – 1939-1940нчы елларда Выборг култыгындагы Большой Игольчатый утравында булган Кызыл Армиянең ак финнәргә каршы сугышы.  Аның тәмамлануына менә инде дистәләгән еллар да үтте. Җимерелгән дөнья тергезелде, сугыш эзләрен табигать яшерде.  Шулай булса да, ул елларның кайтавазы халык күңелендә әле дә яңгырый.

Батырларча һәлак булган һәм бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган каһарман райондашыбыз Миннимухамат Апляев җирләнгән уртак каберлектән җир бүген үзенең туган авылы - Ташлы-Елга авылында җир куенына тапшырылды.

Тантаналы чарада батыр яугирнең туганнары, авыл биләмәсе башлыгы Фердинант Арсланов, “Изге уй” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фәридә Гәрәйшина, мари милләтенең дин әһеле Иван Айметов һәм авыл халкы катнашты.

-Әлеге вакытта без барыбызда туган туфракның үз каһарманнарын кире кайтаруы кебек мөһим вакыйга шаһитлары. Барлык авыл, район халкы исеменнән "Совет патриоты" эзәрманнар отрядына шундый игелекле эш башкарганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә.  Туган авылына, туганнары янына кайтты батырыбыз. Тыныч йокла, Ташлы-Елга каһарманы! - диде үз чыгышында Фәридә Гәрәйшина.

Миннимухамат Апляев 1914нче елда Ташлы-Елга авылында дөньяга килә. Гаилә корып, колхозда эшләгән. Совет-фин сугышы башлангач, эшче-крестьян Кызыл армия сафларына алына. Сугышның соңгы көнендә, 1940 елның 13нче мартында, ул Ленинград өлкәсенең Большой Игольчатый утравында батырларча һәлак була.

Ольга Богданова җитәкчелегендәге "Совет патриоты" эзәрманнар отряды тырышлыгы белән 2022нче  елның августында совет-фин сугышы чорындагы исәпкә алынмаган хәрби каберлек табылган. Уртак каберлектә җирләнгән  кешеләр арасындагы 10 һәлак булган Башкортстан кешесенең берсе - Мелкамат (авылда аны шундый исем белән белгәннәр) була.

Хәзер анда җирләнгән 113нче укчы дивизиясенең 725нче укчы полкының барлык сугышчылары һәм командирларының исемнәре билгеләнгән. Туганнарын эзләү эше актив бара.

Миннимухамат Апляев җирләнгән уртак каберлектән туфрак туган авылына 83 елдан соң кайтты. Әлеге тантаналы чарага бик күп халык җыелды.  Алар арасында батыр якташыбызның бертуганының улының хатыны Антонина Апляева да бар.  Туганының күпме еллардан соң туган ягына кайтуыннан күзе тулы яшь булды.

Тантана барышында барысы да якташыбыз, аның туганнарына карата җылы һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Миннимухамат абыйның туганы Чайковский шәһәрендәге “Ньютон” мәктәбенең кадет сыйныфы укучысы Илья Губанов шигырь юллары багышлады,  ә Краснокама районыннан кайткан Максим Хизамутдинов “Ике бөркет” җырын багышлады. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Максим күптән түгел генә Беренче каналдагы Андрей Малаховның “Чын күңелдән җырлар” тапшыруында шушы җыр белән чыгыш ясаган иде.

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чара ахырында бер минут тынлык белән искә алу булды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәленә венок, чәчәкләр салдылар.

Шулай итеп, хәбәрсез югалганнар исемлеге тагын бер кешегә кимеде. Бу эштә зур өлеш салган Миннимухамат Апляевичның туганы Лира Исламгулова каһарман турындагы истәлекләр һәм документлар музейга тапшырылачагын белдерде.

83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
83 елдан соң туган авылына кайтты каһарман
Автор:
Читайте нас: