Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 сентябрь 2023, 20:53

Эш урынында полиция хезмәткәренең үле гәүдәсен тапканнар

Нәрсә булган? 

Эш урынында полиция хезмәткәренең үле гәүдәсен тапканнар
Эш урынында полиция хезмәткәренең үле гәүдәсен тапканнар

Караидел районында полиция хезмәткәре үлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул бу тормыштан үз теләге белән киткән.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, аның үле гәүдәсен бүген, 28 сентябрьдә, эш бүлмәсендә тапканнар. Ул район полициясенең бер подразделениесе хезмәткәре булган.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча җитәкчелеге тарафыннан вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын билгеләү өчен тикшерү билгеләнгән.

Автор:
Читайте нас: